Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills: ЧЕМПИОНАТ БАШЛАНЫРГА 100 КӨН КАЛДЫ

Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына 100 генә көн калган икән бит! Татарстанда WorldSkills катнашучылары бөтен дөньядан җыелачак. 100 көн күп булып тоелса да, эшлисе эшләр алай тиз генә бетми бит әле. Әнә, Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов та “Җитешергә тиешбез, башка чара юк”, ди.

Казан мондый ярышларга күнекте бугай. Ел саен Казанда ил, дөнья масштабындагы чараларны уздырып кына торалар. WorldSkills дөнья чемпионаты өчен махсус төзелгән “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге республикада яшәүчеләргә хуш килер, дип ышаналар. Биредә 20-24 май көннәрендә – WorldSkills милли чемпионаты (Россия чемпионаты), ә 22-27 август көннәрендә дөнья чемпионаты узачак. Моның өчен 196 – штаттагы, 1200 вакытлыча хезмәткәр, 3500 волонтер җәлеп ителә.

“Казан Экспо”дагы әзерлек


Хәзерге вакытта күргәзмә үзәгенә җиһазлар, җайланмалар урнаштырыла. Мисал өчен, авиация техникасы белән бәйле компетенцияләр өчен вертолетларны Казан вертолет заводы тәэмин иткән.

 - «Форд» компаниясе Россия Федерациясеннән китсә дә, ул WorldSkills проектына «кузов ремонты” компетенциясе өчен мәйданчыкларны җиһазландырырга булыша. Аларда Россия төбәкләреннән килгән яшьләр ярышачак. Ә дөнья чемпионатына машиналарның модификациясе, бәлки, башка булыр. Ә «Йөк машиналарына хезмәт күрсәтү» компетенциясе Россиядә Казанда барлыкка килде. «КамАЗ” 2013-2014 елларда шундый иниицатива белән чыккан иде. Хәзер КамАЗ машиналарында бөтен Россия ярыша. Киләчәктә дөнья чемпионатында да “Volvo” компаниясеннән кала, КамАЗ да булыр, дип өметләнәбез, – ди «WorldSkills Kazan 2019» проекты җитәкчесе, Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Ике көн дәвамында “Казан Экспо”га бөтен җайланмаларны кертәчәкләр. Компьютер, техника, өстәлләр соңгы мизгелдә генә урнаштырылачак. 17 майда бөтен җиһазлар да тапшырылырга тиеш. Аларны төп экспертлар кабул итәчәк. Кайда, нәрсә, нинди күләмдә урнашырга тиеш икәнлеге махсус исемлектә билгеләнгән икән.


Тьфү-тьфү, күз тимәсен!


WorldSkills милли чемпионаты дөнья чемпионаты алдыннан тест чарасы булачак. Ул уникаль, чөнки биредә катнашучыларның төп категориясеннән кала, 48 юниор компетенциясендә 350 бала көч сынашачак. Шулай ук “зирәкләр күнекмәләре” – 50 яшьтән өстә булган катнашучылар да үзләрен тикшерәчәк. Мондый әйбернең беркайчан да булганы юк икән. 26 илдән 152 яшь кеше көч сынашачак. FutureSkills – киләчәк һөнәрләрен дә күреп булачак. Мисал өчен, кыска вакыт аралыгында алмазлар “үстерү”не. “Try Skills” – “Кил һәм булдырып кара” мәйданчыгында Татарстан көллият, техникумнары үзләрен тәкъдим итәчәк.

Карина Саликова, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директорының WorldSkills стандартлары буенча федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларны оештыру буенча урынбасары:

- Гомумән алганда, биредә 3000 конкурсант катнашачак. Ә шушы мәйданчыкка 7000нән артыграк кеше киләчәк. Барысы да без дигәнчә барганы өчен Татарстанга бик зур рәхмәт. Тьфү-тьфү, күз тимәсен!


Августтагы чемпионат


Дөнья чемпионатында 1377 конкурсант, 1304 эксперт катнашачак. 67 илдән киләчәк егет-кыз 56 компетенция буенча ярыша. Катнашучылар һәм волонтерлар WorldSkills авылында (элеккеге Универсиада авылы) яшәячәк. Биредә 5500 кешегә урын әзерләнә.

Ә WorldSkills әләме эстафетасы 20 майда Казанга килеп җитә. Абу-Даби, Сочи, космос, дөнья, Россияне урап узган флаг Татарстан районнары буйлап сәяхәткә чыгачак. Дөнья чемпионатын ябу тантанасында ул Шанхай шәһәренә тапшырыла. Чөнки WorldSkillsның киләсе чемпионаты шунда узачак.

Дөнья чемпионатында катнашучылар оештыру чыгымнарын каплау өчен түләргә тиеш. Ул үз эченә туклану, яшәү һәм транспортта йөрүне үз эченә ала. Чемпионатны оештырганда, күп чыгымнарны җайланмалар алып тора. Аларны иганәчеләр бушлай тәкъдим итә. Шунысы да бар: чемпионатта кулланылган җиһазларның күбесе, WorldSkills мирасы буларак, Татарстанга калыр, дип өметләнәләр.

Татарстан җыелмасы


Милли чемпионатта 258 татарстанлы үзен 80 компетенциядә сыный. Ә Дөнья чемпионатында безнекеләр (162 кеше) Россия җыелмасы составында чыгыш  ясый. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә, Буа, Нурлат, Минзәлә, Чистай районнары яшьләре бар. Хәер, 16-22 яшьлекләрдән кала, дөнья чемпионатында 96 Татарстан юниоры (12-16 яшь) катнаша.

Татарстан җыелмасы әлеге масштаблы ярышка 2018 елның ноябреннән бирле әзерләнгән. Алар үзләрен күнекмәләр, җыеннарда, ярымфиналларда сыный. Җитмәсә, катнашучылар Татарстанның төрле министрлыкларның урынбасарларына беркетелә. Шулай итеп, контроль дә ныклы була, министрлыклар да булдыра алганча, ярдәм итә. Россия чемпионатының ярымфиналларында үзләрен яхшы күрсәткән татарстанлыларга чемпионатта зур өметләр баглыйлар.

Билетлар – бушлай, ал гына!


Россия чемпионатына да, дөнья чемпионатына һәркем үз күзләре белән күрә алачак. Моның өчен worldskills2019.com сайтында теркәлергә һәм бушлай билетны чыгартырга кирәк. 12 яшькә кадәрге балалар ярышларга олы кеше белән бергә кертелә. “Казан Экспо”га барып җитәм, дисәң, электр поездында, 40 сумга түләп, килергә була. Тик барыр алдыннан, ярышлар уза торган җиргә нәрсә алып керергә ярый-ярамый икәнлеген белергә кирәк. Аларны шулай ук чара сайтыннан карарга мөмкин.

Ачылыш һәм ябылыш тантанасы


Чемпионатның ачылыш (22 август) һәм ябылыш тантанасы (27 август) “Казан Арена” стадионында узачак. Аның билетлары 30 майда сатуга чыгарга тиеш. Бәясе 300-1500 сум булыр, дип көтелә.

WorldSkills паркы булачакмы?


Универсиада, Су спорты буенча дөнья чемпионаты, Конфедерация кубогы – бу ярышларның үз паркы була иде. Ә былтыр футбол буенча дөнья чемпионатында Җанатарлар фестивале гөрләп узды. Ә WorldSkills дөнья чемпионатының үз паркы булырмы? “Ялкын” хәбәрчесе биргән сорауга Рафис Борһановның җавабы мондый иде:

- WorldSkills белән Универсиаданың аермасы бик зур. WorldSkillsта катнашкан егет-кызлар көнозын “Казан Экспо”да уздырачак, ә калганы әзерләнүгә китәчәк. WorldSkills паркы үзе берничә өлешкә бүленәчәк. Аның берничә мәйданчыгы булачак. Алар бөтен шәһәр буйлап булдырылачак.

Мәктәпләр читтә калмый


Дөнья чемпионатыннан мәктәпләр дә читтә калмый. Казанның белем бирү оешмалары “Бер ил – бер мәктәп” проектында катнаша. Шулай ук районнардан укучыларны әлеге чемпионатка экскурсиягә дә алып килергә җыеналар.

WorldSkils хәрәкәте урта һөнәри белем бирүдә уңай йогынты ясый. Мисал өчен, техникум, көллиятләргә кергәндә, хәзер укучыларның уртача баллы – 4,8 балл. Бер урынга 4-6 кеше дәгъва кыла икән. Дөнья чемпионаты тәмамланса да, Татарстанда бу эшне дәвам итәргә җыеналар. Җитмәсә, 2022 елда Санкт-Петербургта WorldSkills стандартлары буенча Европа чемпионатын уздырылачак. Анда да татарстанлыларның үзләрен күрсәтәсе бар әле.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Автор фотолары










Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев