Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills: БЕРСЕ БЕТТЕ, ИКЕНЧЕСЕ... ТИЗДӘН

24 майда Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда WorldSkills VII Милли чемпионатның ябылу тантанасы узды. Әлеге чемпионатта безнекеләр - Татарстан җыелма командасы беренче урын яулады.

Әлеге җиңүне Татарстан командасы бик көтте. Әзерлек тә узган елның ноябрь аеннан бирле барды. Чемпионатта тәкъдим ителгән 91 компетенциянең һәрберсендә дә безнекеләр ярышты. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, безнең команда иң күпсанлысы булган. Шулай итеп, татарстанлылар, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсен уздырып, ярышларда 447, 5 балл җыйды. Нәтиҗәдә, 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза медаль алуга иреште.

Һөнәрле ачтан үлмәс


– Әгәр бөтен медальләр безнеке булса, бер нәрсә дә эшләргә кирәкми, барысы да яхшы, дип әйтер идек. Җиңү яуламаган компетенцияләр буенча тагын да ныграк шөгыльләнергә кирәк. Бөтен илне җыйгач, катнашучылар бер-берсеннән өйрәнде, квалификацияләрен арттырды. Мисал өчен, юниорлар киләсе ярышларда, олылар рәтендә чыгыш ясарга тели. Чөнки алар һөнәрнең тәмен белә башлаган, шулай булгач, алар зур белгеч булып чыгачак. Һөнәре киләчәктә аны гына түгел, бөтен гаиләсен дә ашатырга тиеш, – ди Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов.

WorldSkills юнәлешендәге төп һәм юниорлар категорияләреннән кала, “Зирәкләр күнекмәләре” (50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен) дигән чемпионат та узды. Җитмәсә, 26 илдән 128 егет-кыз конкурстан тыш катнашты. Экспертларның саны да 1080гә җитте. Шулай итеп, экспертлар саны буенча әлеге ярыш дөнья чемпионатларын да уздырды.


“Экспо” сыналган, тик сыгылмаган


Ярышлар “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Бу комплекс Казанда узачак 45нче WorldSkills дөнья чемпионатына махсус төзелде. Әйтергә кирәк, Милли чемпионат вакытында әлеге үзәк тә сыналды. Ул “тикшеренү”ләрне лаеклы дәрәҗәдә ерып чыккан. Биредә бик күп сервислар та, 1524 волонтер эше, газ, су, электр уты белән тәэмин ителешен сынаганнар. Әлбәттә, кайбер әйберләрне төгәлләштереп бетерәсе бар. Тик, гомумән алганда, барысы да уңышлы узган. Шуңа августтагы WorldSkills дөнья чемпионаты тарихта иң яхшысы булсын өчен Татарстан бөтен көчен куячак.

Туклану мәсьәләсенә килгәндә, катнашучылар “Казан Экспо” территориясендәге берничә мең кешегә исәпләнгән ресторанда, WorldSkills авылында да тукланган. Барысы да канәгать калган. Тик һиндстанлылар – һинд, кытайлар – Азия ризыгын сораган. Дөнья чемпионаты алдыннан бу теләкләре, әлбәттә, исәпкә алыначак.


Җиңүчеләр кая бара?


Чемпионат вакытында эш белән тәэмин итүчеләр дә яшь кадрлар белән танышкан. Башка төбәкләрдәге иң яхшыларын безнең республикага да әйдәгән. Чөнки югары квалификацияле белгечләр һәрчак таләп ителә.

“Татарстан җиңүчеләре нишләячәк?” диярсез. VII Милли чемпионатта җиңүче һәм призерлар илнең милли җыелмасы составына керергә тәкъдим ителәчәк. Һәм, шулай итеп, 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургтагы EuroSkills Европа чемпионатында ил данын яклый алачак. Шуңа да алар каникулларында рәхәтләнеп ял итә алачак. Ә августтагы чемпионатта йә тәмашачы, йә волонтер булачак, йә оештырырга ярдәм итә алачак.

Россия җыелмасының хәзерге составына кергән татарстанлылар быел Казандагы дөнья чемпионатында ил данын яклый. Хәзерге вакытта киңәйтелгән составка Татарстаннан 43 конкурсант кергән. Алар 32 компетенциядә катнаша һәм чемпионатка бөтенләй аерым әзерләнә.






Фикерләр:


Ольга Васильева, Россия Мәгариф министры:

– Безнең ил шаккатырлык тарихка ия. WorldSkills хәрәкәтендә безнең катнашуыбыз – моңа ачык мисал. Әле 7 ел элек кенә безнең ил бу хәрәкәткә кушылып, 2019 елда дөнья чемпионатын оештыручы булырга дәгъва кылды. 2017 елда дөнья чемпионатын җиңә, 2018 елда – EuroSkillsны, тиздән без биредә 45нче дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез. Урта һөнәри белем бирүгә йөз белән борылуыбыз чын нәтиҗә бирде.

Луиза Мәхмүтова, “Медицина һәм социаль ярдәме күрсәтү” компетенциясендә беренче урын:

–  Ябылу тантанасында мине сәхнәгә чакырдылар. Миннән алда Дагыстан Республикасы һәм Санкт-Петербург катнашучыларын игълан иттеләр. Пьедесталга менгәндә дә кул-аякларым калтырады, кулларыма Татасртан әләмен тотып торганда да, каушадым. Елап җибәрдем. Әлбәттә, болар барысы да шатлык яшьләре иде.

Владислав Павленко, “Икмәк пешерү” компетенциясендә юниорлар юнәлешендә 1нче урын:

– Ябылу тантанасында хезмәт күрсәтү сферасын иң соңгы булып бүләкләделәр. “Фамилиямне әйтсәләр, арган кыяфәттә чыгармын”, дип уйладым. Тик исемемне ишетүгә, тәнемә энергия йөгерде, һәм пьедесталга чаптым. Мин шок халәтендә идем, бик шатландым. Әле бу хәрәкәттә беренче елны гына шөгыльләнәм. Республика этабында беренче урын алып, Милли чемпионатка эләктем.

Ярышларда 6 ипи, 30 бриошь, 3 хала пешердем, ипидән 1 скульптура ясадым. 6 ипинең икесенеж нинди буласын безгә, бирем башланырга 15 минут кала гына, әйттеләр. Ул рогаликлар иде. Минем өчен алар бер дә авыр булмады. Скульптура юнәлешендә  мин царевна-лебедьне ясадым. Аның нигезендә ипи иде, шулай ук камырдан диңгез дулкыннары, аккошлар ясап куйдым.






Берничә айдан, 22-27 августта, Казан 45нче WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Анда 67 илдән 1300дән артык катнашучы 56 компетенциядә ярышачак. Биредә дә без үзебезнекеләр өчен җан атачакбыз, әлбәттә. Россия җыелмасына кергән татарстанлыларның җиңүенә бик өмет итәчәкбез.

Шунысын да әйтергә кирәк: WorldSkills дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылыш тантаналарына билетлар 30 майда рәсми сайтта сатуга чыгачак. Әлеге тантаналарны Игорь Крутой командасы әзерли.

Исегезгә төшерәбез, Казан WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын 2015 елның октябрендә яулады. Россиядә әлеге хәрәкәт барлык 85 төбәкне үз эченә ала, кадрлар әзреләүдә өстенлекле проект булып тора.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев