Логотип Идель
Татарстаным бар!

ПӘРӘМӘЧ – NUMBER 1!

Җәйнең иң эссе ае нинди? «Эссе? Быел җәй салкын, яңгырлы булды бит», – дияргә ашыкма әле! Барысы да синең үзеңнән тора. Мәсәлән, бөтен дөнья татарлары өчен җәйнең кызу чагы август булган!

2-6 август көннәрендә Татарстан планетабызның төрле почмакларыннан килгән татарларны бер казанга туплады. Күрешү, очрашу, тәҗрибә уртаклашу, проблема хәл итүләр – болар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды мизгелләре. Мондый зур вакыйгадан «Ялкын» да читтә кала алмады. Без дә төрле иләрдә яшәүче татар яшьләре белән аралаштык.



Туран Апакай, Сан-Францискодагы татар җәмгыяте рәисе (Америка Кушма штатлары):

– Америкада һәркөн инглизчә сөйләшсәм дә, татарлар белән үз туган телебездә аралашырга тырышам. Әби-бабаема бик зур рәхмәт. Нәкъ менә алар миңа туган телебезне өйрәтте. 1960 елда Америкада 20 татар (!) гына булган. Алар АКШта татар җәмгыятен төзегән. Оешмабызның төп максаты – динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, югалтмау.

Бүген Америкада үз бинасы булган ике татар җәмгыяте бар. Берсе – Сан-Францискода, икенчесе – Нью-Йоркта. Безнең шәһәрдә 500гә якын татар яши. 300гә якыны татар җәмгыятенә йөри. Йөзек кашы булган проекларыбыз да бар. Һәр елның декабрендә «Bake Sale» уздырабыз, татар милли ашларын тәкъдим итәбез. Бөтен Америкалы дусларым пәрәмәчне белә, бик яратып ашый. Аны «number 1» дип йөртәләр.



Ильяс Ямбаев, татар яшьләренең “Аргамак” оешмасы җитәкчесе (Германия):

– Германия татарларын мәдәниятебез, халкыбыз, тарихыбыз белән таныштырырга тырышабыз. Былтыр «Аргамак» оешмасы балалар арасында рәсем бәйгесе уздырды. Төрле илләрдән килгән рәсемнәрдән «Көзге очрашу»да күргәзмә ясадык. Кельн шәһәрендә немецларга татарлар һәм Татарстан республикасы турында сөйләдек.

Татарстан бизнес ягыннан, икътисад ягыннан бик күп илләр белән эшли. Әмма мәдәният һәм гореф-гадәтләр ягыннан дәүләт тарафыннан активлык бераз җитми. Минемчә, чит илләрдә һәм төбәкләрдәге оешмаларында татар милләтен популярлаштыру стратегиясе кирәк. Барыбызга да яраклаштырылган стратегия булсын ул.



Регина Вәлиева (Бельгия):

– Безнең илдә татарлар гына түгел, ә Бельгиянең төп халкы да Татарстан белән таныша башлады. Милләттәшләребез арасында да татар теленә карата кызыксыну уяттык. Бельгиядәге чараларга милли киемнәр генә кия торган булсак, хәзер һәр чарабызны милли кул эшләнмәләре белән дә бизибез. Саба, Әлки, Алексеевский районнарыннан булган әйберләрне Бельгиядә горурланып күрсәтәбез.

Бельгия һәм күрше илләрдә телне балачактан өйрәнеп килгән кешеләр дә, белмәүчеләр дә бар. Телне балачактан өйрәнгәч, ул гомергә күңелгә кереп кала. Шуңа күрә Бельгия татарлары җәмгыяте Испаниядә балаларга татар телен өйрәнү өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә лагерь оештырды. Бирегә Бельгия, Германия, Голландия, шулай ук Татарстан балалары җыела. Анда дистәләгән кеше ял итә, телне өйрәнә. Мин үзем 8 тел өйрәндем. Ләкин татар теле – туган телем иң якын тел булып кала.

Алинә Минневәлиева
Фотолар: prav.tatarstan.ru, facebook.com сайтларыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев