Логотип Идель
Спорт

КАРАДЕНИЗ ТАТАРЧА ХУШЛАШТЫ

“Рубин”ның төрек уенчысы Гекдениз Карадениз хушлашу матчы уздырды. Кичә “Казан Арена”да “Рубин” – “Уфа” матчын тамаша кылучылар да, уенны телевизор экраннары аша караучылар да, хәтта футбол турында аз-маз гына хәбәрдар кешеләр дә бүген көн дәвамында шул хакта сөйләшәчәк. Һәм берничә көннән хисләр суыначак, уен рухы онытылачак, тик Караденизның юклыгы гына әле еллар дәвамында үзен сиздерәчәк.

ФУТБОЛГА КАРАШ


Үз карьерасында бер яисә ике клубка гына тугры калып уйнаган футболчылар сирәк була. Карадениз шундыйлардан. Үз илендә 10 елдан артык “Трабзонспор” командасында уйнаганнан соң, 28 яшендә Казанга күченде ул. Төркиядә йолдыз иде һәм Татарстанда йолдызлы юлын дәвам итте.

“...Мин начар уйнарга да мөмкин, әмма минем футболкам беркайчан да коры калмаячак”, – Карадениз шул сүзләре белән футболга карашын әйтә дә бирә. Үзенең хушлашу матчында 59 нчы минутта уенга чыгып, 38 яшендә дә күп кенә яшьләргә үрнәк уен күрсәтә алуын исбатлады ул.

– Миңа бик моңсу. Әмма шулай озатулары белән горурланам. Тормышта мондый мизгелләр бик сирәк була. Мондый озатуга сөенәм һәм шул ук вакытта ямансулыйм да. Әмма бу азагы түгел, ә башы гына, – дип әйтер Карадениз стадионга бу сезонда рекордлы санда җыелган 25 меңнән артык тамашачы белән хушлашып, инде хис-кичерешләре бераз басылганнан соң.

Ә аңа кадәр ул күз яшьләре аша тамашачыга татар һәм рус телләрендә рәхмәтен белдергән, балалары – Демир, Наз һәм Топрак белән стадион тирәли әйләнгән, стадионнан ашыгып чыгып китмәгән, футболчыны хөрмәт иткән һәр кешегә моңсулык бүләк итәргә өлгергән иде.

[embed]https://youtu.be/zdpNqtdBk0s[/embed]

ТӨРЕКЧӘ РЕКОРД


“Казан Арена”да кичә кич узган очрашуда голлар күреп булмады – матч 0:0 исәбенә тәмамланды. Гекдениздан 61 нче минутта гол көттек, соңгы минутларда уен язмышын төрек уенчысы хәл итәчәк, дип фараз кылдык – берсе дә чынга ашмады. Әмма берәү дә Караденизны гаепләмәде. “Рубин” тарихында үз исемен алтын хәрефләр белән язган уенчы бит ул.

Кайбер саннарны барлыйк:


- “Рубин” составында 2008 һәм 2009 елларда – ил чемпионы, 2010 елда – бронза медаль иясе;

- 2012 елда Россия кубогы иясе;

- 2010 һәм 2012 елларда Россия Суперкубогы иясе;

- легионерлар арасында уздырган уеннар саны буенча рекордчы – хушлашу матчы 300 нче тапкыр кырга чыгуы булды;

- “Рубин” өчен барлыгы 52 туп кертте һәм голга китергән 51 нәтиҗәле пас бирде;

- Голларының 39ы – ил чемпионатында. Премьер-лигада “Рубин”нан моның кадәр гол кертүче юк иде әле.

...Мондый тырышлык эзсез калырга тиеш түгел иде. Һәм шулай булып чыкты да. Уеннан соң футболчыга “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” ордены тапшырылды.


КАРАДЕНИЗ КАЛА


Уеннан соңгы матбугат конференциясе вакытында команданың баш тренеры Корбан Бердыевтан Караденизның киләчәге турында сорамыйча калып булмый иде.

– Россиягә футбол үсешенә зур өлеш керткән андый легионерлар кирәк. Ул 10 ел эчендә “Рубин”га намус белән хезмәт итте. Шуңа да бу – безнең өчен югалту. Шул ук вакытта аның белән горурланабыз да. 61 нче номер башка берәүгә дә бирелмәячәк, ул моңа лаек, – диде Бердыев. – Тренерлык эшчәнлегеме? Бу хакта аның белән сөйләштек. Әлегә ул карар кабул итмәде, әмма тренер булырга теләге бар. Без аны штабка алырга әзер.

– Мин әзер. Соңгы вакытта үземне тренерлык эшенә әзерләдем, укыдым. Әлегә тәгаен планнарны җиткерә алмыйм, әмма футболда калырга, киләчәгемне “Рубин” белән бәйләргә әзермен, – диде Карадениз үзе.


ЗУР ЮГАЛТУ


Караденизның карьерасына нокта куюы – “Рубин”нан аерым уенчының китүе генә түгел. Әйтүе ничек кенә авыр булмасын – “Рубин” өчен чын йөрәктән, аяктан егылганчы уйнарга әзер булган футболчы калмады.

Кичәге матчтагы составка күз салыгыз: Сослан Джанаев, Федор Кудряшов, Владимир Гранат, Сесар Навас, Руслан Камболов, Олег Кузьмин, Игорь Коновалов, Вячеслав Подберёзкин (Гекдениз Карадениз), Кристиан Нобоа, Ивелин Попов, Сердар Азмун. Бу сезоннан соң аларның кайсылары Казанда калыр? Җавап бирүе кыен. Бүгенге “Рубин”да “һава торышы”н Кристиан Нобоа белән Ивелин Попов көйли, ә аларның аренда килешүе белән генә уйнавын онытмыйк. Сакта ышанычлы багана – Сесар Навас белән Олег Кузьминның да туган елларын искә төшерү урынлыдыр. Алтын еллар белән бәйле Сергей Рыжиков та футболны күптән эскәмиядән генә карый... “Ветеран уенчы” булып Руслан Камболов кына калмагае. Калганнары вакытлы кешеләр. Кыскасы, үзебезнекеләр калмады, диярлек. Алмаш тәрбияләп булмады. Хәтта бердәнбер үз футболчыбыз Эльмир Нәбиуллинны да сатып җибәрдек.



...Карадениз китте!.. Сагынырбыз әле үзен.

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев