ТАШКИЧҮДӘ КИТАП БӘЙРӘМЕ УЗДЫ
Безнең Ташкичү мәктәбендә күңелле очрашу кичәсе булды. Без шагыйрь Рөстәм абый Зәкуанов белән очраштык. Ул мәктәпкә меңнән артык китап алып килгән.
Китапларны күргәч бик сөендек. Алардан килгән тәмле буяу исен исни-исни төргәкләрне чиштек. Китаплар арасында татар, рус, чит илләрнең матур әдәбияты, публицистик әсәрләр, төрле фәннәрдән ярдәмлекләр, сүзлекләр, бала тәрбияләү һәм төрле кул эшләре буенча китаплар, сканвордлар һәм нәниләр өчен буяу китаплары да бар иде. Бүләк ясаучылар барлык яшьтәге балаларны да куандырырга уйлаганнар ахрысы.

Килгән кунаклар арасында якташыбыз, Габдулла Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман абый Гыйлемханов та бар иде. Ул кайбер истәлекләрен сөйләде.
Арча муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов безгә, укучыларга, тырышып укырга, киләчәктә илебезнең лаеклы алмашчылары булырга кирәклекне тагын бер кат искә төшерде.

Кичәгә без дә ныклап әзерләнгән идек. Туган тел, туган ил, китап турында үз фикерләребезне җиткердек. Габдулла Тукай, Хәкимҗан Халиков, Рөстәм Зәкуанов шигырьләрен сөйләдек, китапны зурлап җырлар башкардык.
Бу очрашуны безнең өчен "Таттелеком" оешмасы уздырды. Кичәне йомгаклап, мәктәбебез директоры И.И. Гибадуллин, китаплар өчен шул оешманың директоры Лотфулла абый Шафигуллинга, килгән кунакларга зур рәхмәтен җиткерде.

Сүземне тәмамлап, минем дә оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Изге эшләрегез үзегезгә иксез-чиксез игелек булып кайтсын иде!
Алсу Касыймова
Арча районы Ташкичү мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев