9 декабрь 2021 яңалыклары
-
ЯҢА ЕЛГА КҮЧТӘНӘЧ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «АСЫЛКОШ» СПЕКТАКЛЕ
Режиссер Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчурин театрында нәни тамашачыларга «Асылкош» музыкаль әкиятен әзерли. Премьераны 22-26, 28, 29 декабрьдә һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә күреп булачак. Тамаша алдыннан балалар өчен Кыш бабай белән Кар кызы чыршы янында әйлән-бәйлән уеннары үткәрәчәк дип көтелә. -
INSTAGRAM «ЯЛ ИТЕП АЛ» ФУНКЦИЯСЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
Instagram «Ял итеп ал» (Take A Break) функциясен эшләтеп җибәрде. Ул социаль челтәрләрдән ял итәргә кирәклек турында искәрмәләр алырга мөмкинлек бирә. Моңа өстәп, кулланучыларга экспертлардан ял вакытында нәрсә белән шөгыльләнеп булу турында киңәшләр дә тәкъдим ителәчәк. -
6 ФАЙДАСЫЗ КОСМЕТИКА
Без, кызлар, матур булырга теләп, кирәксә-кирәкмәсә дә төрле бизәнгечләр, крем, скраблар сатып алырга яратабыз. Кызганычка каршы, бөтен косметиканың да файдалы түгел икәнен еш кына онытып җибәрәбез. Америка дерматологлар ассоциациясе тире белән бернинди проблемалар да булмаса, өч кенә иң мөһим әйберне үтәргә киңәш итә: битне яхшылап юу, дымландыру һәм кояштан саклау.
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА