Логотип Идель
Бу – тема!

6 ФАЙДАСЫЗ КОСМЕТИКА

Без, кызлар, матур булырга теләп, кирәксә-кирәкмәсә дә төрле бизәнгечләр, крем, скраблар сатып алырга яратабыз. Кызганычка каршы, бөтен косметиканың да файдалы түгел икәнен еш кына онытып җибәрәбез. Америка дерматологлар ассоциациясе һәм башка күп кенә медицина оешмалары тире белән бернинди проблемалар да булмаса, өч кенә иң мөһим әйберне үтәргә киңәш итә: битне яхшылап юу, дымландыру һәм кояштан саклау.

Кирәкмәгән чыгымнарны ничек булдырмаска? Бит, тән өчен нинди косметиканы читләтеп үтү яхшы? Тулырак безнең язмада!

Күз төпләрендәге тапларны киметә торган косметика

Бер генә косметик чара да күз төпләрендәге караңгы таплардан бөтенләйгә котылырга булышмый. Аларны буяп кына каплап була. Караңгы таплар талчыгу яки сәламәтлек белән проблемалар аркасында барлыкка килә. Алардан котылу өчен, яхшылап йокларга, ашау рационын дөресләргә кирәк. Әгәр бу да ярдәм итмәсә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Яшәрү өчен сывороткалар, коллагенлы кремнар

Бер генә чара да тиренең тирән катламнарына үтеп керә алмый. Бу сывороткалар бары тик вакытлыча гына яшәртү нәтиҗәсенә китерә ала. Беразга гына тире йомшарырга, аның сыгылмалыгы артырга мөмкин.

Күз кабаклары өчен крем

Күз кабаклары өчен чараны традицион кремнардан аерыла дип әйтәләр. Җитештерүчеләр анда тирене йомшарта торган «тылсымлы» компонентлар бар дип ышандыра. Чынлыкта исә алай түгел.  Яхшы сыйфатлы йомшарта алырдай яки лифтинг эффектлы крем күз кабаклары өчен күпкә туры киләчәк. Ул тиренең корылыгын киметеп, кечкенә җыерчыкларны бетерә алачак.

Чәчләр икеләнүдән коткара торган косметика

Без, кызлар, бу проблема белән еш очрашабыз. Чәчләрнең матурлыгын бозмас өчен, җитештерүчеләрнең сүзләренә ышанып, без төрле-төрле чаралар сатып алабыз. Кызганычка каршы, чәчләр икеләнүеннән бернинди могҗизалы чаралар да коткара алмый.

Битне агарта торган косметика

Бу косметиканы уйлап табучылар исә хатын-кызларга битнең төсе үзгәрәчәк, яктырак булачак дип вәгъдә итә. Тик косметологлар бу сүзләрдән шикләнә, чөнки бернинди косметика да тирене яктырта һәм аның табигый төсмерен алыштыра алмый.

Муен өчен крем

Битне кайгырткан кебек, муенга да игътибар кирәк. Муен өчен махсус кремнар сатып алудан туктарга киңәш итәбез. Британия дерматологы Анжали Мато сүзләренчә, сатуда муен өчен кремнар күп булуга карамастан, бу зонада могҗиза тудырырга сәләтле махсус ингредиент беркайда да юк. Иң яхшы вариант –  бит өчен җитештерелгән яхшы сыйфатлы крем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев