Без яшьләрнең казанышлары турында гына сөйләү белән генә чикләнмибез. Игътибарны яшьләрнең проблемаларына юнәлтә белү дә мөһим. Шуңа күрә мин төрле яшьтәге яшүсмерләр, яшьләрдән сораштыра башларга булдым: аларны ниләр борчый? Бу юлы без Казанның 19 нчы мәктәбе укучысы, экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы катнашучысы Камилә ШӘРИФУЛЛИНА белән аралаштык.