23 июль 2021 яңалыклары
-
“ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ. 20 ЕЛ ОЧЫШТА” – ЯҢА САЛЛЫ КИТАП
“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә – 20 ел. Шул уңайдан, аны оештыра торган “Идел” яшьләр үзәге “Иделем акчарлагы. 20 ел очышта” дип исемләнгән җыентык чыгарды. -
КАЗАНДА РЕГБИ-7 БУЕНЧА РОССИЯ ЯШЬЛӘРЕНЕҢ V СПАРТАКИАДА ЯРЫШЛАРЫ БАШЛАНДЫ
21-24 июль көннәрендә Казанның «Тулпар» стадионында Россия яшьләренең V спартакиадасы кысаларында регби-7 буенча уеннар уздырыла. Анда 12 ир-ат һәм 11 хатын-кыз командасы катнашачак. -
ГОМЕРНЕ ОЗАЙТУЧЫ ДҮРТ ГАДӘТ
Галимнәр әйтүенчә, гомер озынлыгына тышкы факторлар – һава температурасы, кояшлы көннәр, явым-төшем, гомумән, тирә-як мохитнең торышы – тәэсир итә.... Ә без исә төшенкелеккә бирелми генә, әлеге язмада кеше гомерен ун елга озайту мөмкинлеген бирүче дүрт гадәтне барлап узыйк. Киттек! -
«АЛТЫН КАЛӘМ - 2021» СТАРТ АЛА
23 июльдә «Алтын каләм» фестивале башлана. 26 ел фестиваль яшь журналистлар эшчәнлегенә ярдәм итү һәм мәгълүмати кырны киңәйтү юнәлешендә эшли. Бүгенге көндә «Алтын каләм» мәктәбе укучылары – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең креатив агентлыкларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәткәрләре. -
ЖУРНАЛИСТЛАР ҺӘМ БЛОГЕРЛАР ӨЧЕН «МАНЗАРА-MANZARA» БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛДЫ: БЕРЕНЧЕ УРЫНГА – 30 МЕҢ!
«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең төп максаты – гади көрәш ярышы үткәрү генә түгел, ә бу спорт төрен җыр, тамаша, көрәш бәйрәме итеп тәкъдим итү! Ә журналистлар һәм блогерлар өчен «Манзара-Manzara» бәйгесенең максаты исә – спорт һәм милли мәдәниятне яктыртучыларны бүләкләү, аларның хезмәтен барлау!