7 апрель 2020 яңалыклары
-
НИНДИ ПРОДУКТЛАРГА БӘЯ АРТАЧАК?
Россия халкын кайбер продуктларга бәя артачак, дип кисәтәләр. Нәрсәләргә арта? -
ПОДКАСТ: НӘРСӘ УЛ? ҺӘМ УЛ СИҢА НИК КИРӘК?
Бүген безнең сүзебез соңгы вакытта популярлашып киткән шушы кәттә төшенчә тирәсендә әйләнер. Нәрсә ул подкаст? Ни өчен кирәк ул? Шулай ук шушы подкастларны чыгаручы кеше белән дә танышырбыз. -
КҮСЕ – ЙОРТ ХАЙВАНЫ? КИТАП САТУЧЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН (ИКЕНЧЕ ӨЛЕШ)
Шундый китаплар җыйдык: авыр да булмасын, затлы да булсын, ә бездә андый китаплар бихисап. Безнең кибеткә йөрүчеләрнең күпчелеге өчен шактый гадәти китаплар да Аяру ханымны телсез калдырды. Кардәшебез, киштәдән киштәгә күзләре белән китап йотып йөрде, гаҗәпләнде, аһ итте. -
ТАЙМ-МЕНЕДЖМЕНТ: НИЧЕК БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРЕРГӘ?
Укучылар да, студентлар да дистанцион укуга күчте. Ти-и-и-и-к, өйдә ятканда, киресенчә, күп әйбергә өлгерми башлыйсың. Төшкә кадәр йокласаң, әбәт ашасаң, кич җиткәнне сизми дә каласың. Димәк, һичшиксез, вакыт белән идарә итә белергә өйрәнергә кирәк. -
БДИ ҺӘМ ТДИның ЯКЫНЧА РАСПИСАНИЕСЕ БИЛГЕЛЕ!
Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның якынча карары буенча быел БДИ 8 июньдә география, рус әдәбияты, информатика предметлары белән старт алачак. 29 июньдә чит телдән БДИның сөйләм өлеше белән тәмамланачак. Имтихан тапшыру өчен 1-11 июль резерв көннәр булачак. Ә 22 сентябрь математиканың база өлеше һәм рус теле өчен өстәмә көн булачак. -
АЗАТ ГЫЙМАДИЕВ: «МУЗЫКА – ИҢ ЯХШЫ ДАРУ»
Яшь композиторның көйне төштә ишетүе, музыканы кәеф төшкәндә иҗат итүе һәм җырлары нәрсә аңлата – сүзебез шул хакта.