Логотип Идель
Бу – тема!

КҮСЕ – ЙОРТ ХАЙВАНЫ? КИТАП САТУЧЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН (ИКЕНЧЕ ӨЛЕШ)

«10.01.2019 Хәлең ничек, кардәшем?»

Бауман урамына килеп, кечкенә тракторлар өйгән кар таучыкларына һушлары китеп, шуарга, ятып аунарга, тәгәрәргә мөмкинлек чыгудан эйфория кичергән балаларны күргәнегез бармы? Менә Ул да шундыйрак халәттә иде.

Алтайдан килгән кардәшебез Аяру иде бу. Китап кибетенә кергәч тә, тыйнаклык саклап, безнең ассортиментка соклануын белдерде ул. Үзебезнең «милләтчеләребез»нең керә-керешкә «ул китап юк, бу китап юк, тегесенең бер җире килеп бетмәгән, алай язарга кирәкми, болай кирәк» дип бер китап та алмый хурлап чыгып китүләре белән чагыштырса-аң...

Аяру ханым өс киемнәрен салды да китап дөньясына чумды.

– Багажны авырайтмый торган татарча китаплар кирәк миңа, – диде ул өздереп.

Шундый китаплар җыйдык: авыр да булмасын, затлы да булсын, ә бездә андый китаплар бихисап. Безнең кибеткә йөрүчеләрнең күпчелеге өчен әллә ни ис китәрлек җире булмаган, шактый гадәти китаплар да Аяру ханымны телсез калдырды. Алар чынлап та искиткеч иделәр. Кардәшебез, киштәдән киштәгә күзләре белән китап йотып йөрде, гаҗәпләнде, аһ итте, ике сүзнең берендә: «Сез татарлар шундый бәхетле! Шундый бәхетле! Үз телегездә язылган теләсә нинди китап алып укый аласыз», – дип кабатлады.

Кулыма махсус балалар өчен ясалган QR-код белән эшли торган кубикларны һәм карточкаларны алам, кунагыбызга күрсәтәм. Аяру ханым, ниндидер куркыныч әйбергә тап булгандай:

– Зинһар, күрсәтмәгез бүтән! Көнләшүемнән, ак көнләшүдән үләм алайса!.. – диде.

Аяру апаның балалары исә татарча открыткалар алып куандылар. Безнекеләр булса: «Фи-и, шушы да булдымы китап кибете», – диярләр иде бугай.

Һәрнәрсә чагыштыру таләп итә. Кайчак үзеңнең яшәешеңне, хокукларыңның тормышка ашырылу дәрәҗәсен белү өчен кардәш халык вәкилләре белән күрешү дә җитә. Әйе, көнбатыш мәдәнияте, әдәбияты югарырак дәрәҗәдә тора, әмма бу үзебезнең булган бай, шулкадәр кызыклы һәм төрле милли мирасыбызны инкяр итүгә этәргеч булырга тиеш түгел. Алайса, Такташ әйтмешли, «Һәр заманның була үзенә күрә сволоче, каһәр суккыры»: төрле кешеләр керде китап кибетенә, милли мәдәниятка каршы үзебезнекеләр үк күбрәк каршы сөйләде.

«18.02.2019 Исемеңне әйтеп сөйләш»

Сәвия апа, бүген күрәчәгемне сизгәндәй, кичерергә тиешле хисләрем хакына гомер булмаганны бүген эш телефоны белән уртак тел таба алмый. шалтыраткан берәү, аның тавышын ишетеп яки ишетеп бетерми телефонны куя да яңадан шалтыратуны кирәк таба.

Дус түгел әле алар бүген.

Кабат телефон чылтырый: «тидидам-там-та, тидидам-там-та». Сәвия апа янәдән «бәхетен сыный»:

– Исәнмесез! Татар китаплары кибете.

– Ту-ту-ту...

Сәвия апа үпкәләп:

– Тагын куйдылар! Сөйләшәселәре килмимә (Арчаларча) инде минем белән?!. Син алырсың...

«Тидидам-там-та, тидидам-там-та». Алам:

– Исәнмесез! Татар китаплары кибете.

– Бәлки, исемегезне әйтерсез?

– Гафу итегез. Илүзә. Тыңлыйм сезне.

– Мин сезгә бик ерактан, Түбән Новгородтан шылтыратам.

Чү! Шундый таныш тавыш!

– Сафаҗәйдән үкме әллә?

– Ие, каян белдегез?

– Исемегез Әлфия дә түгелме?

– Ие, шылай...Ә сез...син...мин белгән Илүзә түгелдер ич?

– Әйе, нәкъ үзе, Әлфия апа!

Сәвия апа бүген телефон белән дус түгел әле. Рәхмәт аңа! Алар арасында бер-берсен аңламау булмаса, телефонның теге ягындагы тавыш иясе Сафаҗәй авылында үзенең җәйге өендә 12 кешелек Казан университеты студентларын һәм аларның укытучыларын атна буе кунак иткән, тау башына җиләккә алып барган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия апа Исхакова түгел, ә Түбән Новгородтан чираттагы сатып алучы гына булып калыр иде.

Илүзә ГАЙФУЛЛИНА

ИСТӘЛЕКЛӘРНЕҢ БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШЕ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев