5 март 2020 яңалыклары
-
УКУЧЫЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ НАЧАРАЯ
10 ел эчендә Казан мәктәпләре укучылары арасында авырулар саны 40 процентка арткан. Былтыр профилактик күзәтүләр вакытында 247 000 укучыны тикшергән булганнар. -
ИЛДАР ГАЙНУЛЛИН – INNOPOLIS OPEN ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ!
Илдар Гайнуллин, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы, информатика буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Ул мөмкин булган 500 баллдан 500не туплаган. -
«СӘЛӘТ»НЕҢ ҖӘЙГЕ ӨЕНДӘ - КАПИТАЛЬ РЕМОНТ!
«Сәләт» яшьләр оешмасының «Сәләт-Тел», «Сәләт-Раушан» аланнарына барган һәркем «Звездный» лагерен яхшы белә. Быел андагы корпусларны төзекләндерәчәкләр, актлар залы, воркаут өчен мәйданчык та өр-яңа булачак. -
Ә СИН КЕМНЕ ТЫҢЛЫЙСЫҢ? ПЛЕЙЛИСТКА ШӘП ҖЫРЛАР...
«Музыкасыз тормышымны күз алдыма китерә алмыйм». Бу сүзләрне чыннан да дуслардан, таныш яшүсмерләрдән еш ишетәм. Ләкин кайчакта плейлисттагы җырларның тәэсире бетә, яңалык эзли башлыйбыз. Шуңа күрә мин сезгә талантлы җырчыларның иҗат җимешләрен тыңлап, плейлистыгызга кушарга тәкъдим итәм. -
НИГӘ ТӘҮЛЕКТӘ 24 КЕНӘ СӘГАТЬ? ВАКЫТ ҖИТКЕРӘ АЛМАУЧЫЛАР ӨЧЕН 7 ЛАЙФХАК!
Кайчак ул вакыт дигәннәре шулкадәр җитми. Тегендә дә, монда да өлгерәсе килә. Тик тәүлектә 24 кенә сәгать шул. Күп эш эшләнми, шуп җирләргә барылмый кала... Нишләргә? 7 ЛАЙФХАК тәкъдим итәбез.