21 февраль 2020 яңалыклары
-
«ӘГЪЗӘМОВ УКУЛАРЫ-2020»
21 февраль көнне Татарстан Журналистлар Союзы бинасында тапкыр «Әгъзамов укулары-2020» булып узды. Әлеге фәнни-гамәли конференция ел саен Казан федераль университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов истәлегенә багышлап үткәрелә. -
БЕЗ – ИЛЕБЕЗНЕҢ ЯШЬ ГРАЖДАННАРЫ!
Дуслар! Күпләрегезнең Балалар оешмалары советы турында ишеткәне бардыр. Әлеге иҗтимагый хәрәкәт илебезнең үткәне, бүгенгесе белән кызыксынучы, киләчәгенә битараф булмаган, актив гражданлык позициясендә булган укучы яшьләрне берләштерә. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ПРОКУРАТУРА ТИКШЕРҮЛӘРЕ... НИ ӨЧЕН?
Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре бара. Аның ни өчен оештырылганлыгының да сәбәпләрен әйттеләр. -
23 ФЕВРАЛЬ: НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ?
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәргә белмисеңме? Ә бит Казанда бу көнне әллә никадәр чара була. Барып кына өлгер!. “Ялкын” аларның барысын да бер җирдә туплады. Аларга керү –бушлай. -
БДИга ӨСТӘМӘ БАЛЛ АЛУНЫҢ ТАГЫН БЕР ЫСУЛЫ БАР. НИНДИ?
2020 елда абитуриентлар “Җиңү диктанты”нда җыйган балларын югары уку йортына кергәндә куллана алачак. -
КЫШ КӨНЕ ПАЛАТКАДА ЯШӘҮ – ЧЕПУХА!
Татарстан егет-кызларына кышкы салкында армия чатырларында яшәү берни тормый. Моңа өстәп, кыр шартларында дәресләр алуда, үзләрен их яхшысы итеп күрсәтүдә дә сынатмый алар. “Җиңүгә тигезләшү” XVIII Халыкара яшь патриотлар слетында гомумкоманда исәбендә 2нче урынны яулый безнекеләр. Шушы слетта катнашкан республика егет-кызлары армия мәктәбенә дә, тормыш университетына да әзерләнеп чыгалар. -
АРМИЯГӘ БАРЫП КАЙТАСЫҢМЫ... БЕР КӨНГӘ?
Бу хыялны Татарстанда чынга ашырып булачак. “Россия Хәрби көчләрендә контракт буенча хезмәт итү – синең сайлавың!” дигән акция үткәрелә. -
21 ЯШЕНДӘ 1 МИЛЛИОН СУМ АКЧА ЭШЛӘГӘН АЛМАЗ ӘХТӘМОВ!
Уеннан уймак чыга, дисәләр дә, кайвакыт дөрес итеп формалаштырган максаттан әллә нинди зур уңышларга ирешеп, хәтта банк картаңда 1 миллион сум акча булдырып та була. Юк, мондый бәхет күктән яумый. Бары тик тырышлык, үҗәтлек, алны-ялны белмичә эшләү теләге кирәк. Тумышы белән Түбән Камадан булган Алмаз Әхтәмов моны үз җилкәсендә татыган. Ул – 21 яшендә 1 миллион сум акча эшләүгә ирешкән егет.