12 ноябрь 2019 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2019 - 18:05
    САЛФЕТКАЛАРНЫ ТЫЯРГА ҖЫЕНАЛАР?
    “Гринпис” Россиядә дымлы салфетка (влажная салфетка) һәм мамыклы таякчыкларны (ватные палочки) тыярга тәкъдим итә.
    399
    0
    1
  • 12 ноябрь 2019 - 15:42
    СИН ЕЛАМА, АБЫЙ!
    Җил Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы – бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә...
    3567
    2
    35
  • 12 ноябрь 2019 - 15:30
    “БЕЗНЕҢ ЗАМАН” ГАЛА-КОНЦЕРТЫ: КАЙЧАН, КАЙДА, НИЧЕК?
    “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең VII ачык республика телевизион фестиваленең финиш сызыгы якынлаша. Аның суперфиналы 13-14 ноябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Шушы көннәр дәвамында аның катнашучылары “Визитка-презентация» – «Безнең предприятие – илебез горурлыгы!», «Музыка»,  «Хореография» һәм «Минута славы» номинацияләрендә сынашачак. Гран-При ияләрен 16 ноябрьдә “Пирамида” концерт залында игълан итәчәкләр.
    266
    0
    0
  • 12 ноябрь 2019 - 14:41
    «Ё» ХӘРЕФЕН ЯКЛАУ КИРӘКМЕ?
    Хәзерге вакытта интернет челтәрендә «Ё» хәрефен куллануны мәҗбүри итәргә теләп, имзалар җыялар. Хәрефне яклаучылар фикеренчә, «Ё» хәрефен кулланмау сүзләрнең дөрес әйтелешенә тискәре йогынты ясый.
    320
    0
    0
  • 12 ноябрь 2019 - 13:46
    КАНИКУЛЛАРДА 15 МЕҢ БАЛА КАЙДА БУЛГАН?
    Көзге каникуллар күз ачып йомганчы узып та китте. Кыска гына булып тоелган бер атнаны да файдалы һәм кызыклы итеп уздыручы укучылар шактый. Шундый 15 мең кеше республика лагерьларында ял итеп өлгергән.
    248
    0
    0
  • 12 ноябрь 2019 - 11:36
    РОССИЯ БӨТЕНДӨНЬЯ БӘЙГЕСЕНДӘ БЕРЕНЧЕ!
    Россия робототехника буенча бөтендөнья бәйгесендә беренчелекне яулаган.
    238
    0
    0
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1829
    0
    14
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1179
    0
    5
  • 19 июль 2020 - 02:17
    ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына.
    1086
    0
    11

Блоглар