21 октябрь 2019 яңалыклары
-
УРЛАП ТАБЫЛГАН БӘХЕТ
Ахирәтенә бакча артыннан гына килеп кергәндә аулак өйгә күңел ачарга авылча булса да, матур-матур киенгән кызлар җыела башлаган иде инде. Әнә көр тавышлы Нәсимә такмаклар җыентыгын укып утыра. Ирләрчә таза буйлы Сафия самавыр яңартып ята. Бер аулак өйдән дә калмаган картаеп килүче буйдак аксак егет Әхмәт гармун телләренә баскалый. Шәмсия алып килгән күчтәнәчләрен почмактагы өстәлгә куйды да, дулкынлануыннан кызарынган Айбикә янында мәш килеп коймак пешерә башлады . Ничектер һич кенә дә җай чыкмый дус кызыннан Хәниф турында сорарга. Башкалар ишетер кебек... Килер микән? -
МИФ VS ЧЫНБАРЛЫК: СМАРТФОННЫ КАЛДЫРЫРГАМЫ?
Башка сыймаган әйбер бөтенесе дә шул гаджетларга кереп урнаша. Аларның зыяны турында күп сүзләр йөри. Тик бу, чыннан да, шулаймы соң? Без бүген бу сорауга нокта куярга булдык. -
ӘЛМӘТТӘ УКЫТУЧЫ БАЛАЛАРНЫҢ АВЫЗЫН СКОТЧ БЕЛӘН ЯБЫШТЫРГАН
Әлмәт шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә укытучы, сөйләшеп утырганнары өчен, беренче сыйныф балаларының авызын скотч белән ябыштырып куйган. Шулай ук, укытучы бер бала икенчесенең яңагын карандаш белән тишкәнне дә яшереп калдырган булырга мөмкин.