Логотип Идель
Бу – тема!

ЗАМАНА ҺӨНӘРЕ - ФОТОШОПЕР

Гармунчының буыннары саен мәхәббәт, фотошоперныкында нәрсә?


Фотошоп - бүгенге көндә иң популяр программаларның берсе .

"Мин үземне әллә ни чибәр димәс идем. Әмма фотошоп та котылу чарасы түгел, социаль челтәрдә матур булып балкып торуыңнан ни файда?! Тормышта бит син барыбер элеккечә каласың".

"Фотошоптан йөз ясап утырырга мин үземне алай ук ямьсез дип санамыйм". Интернет киңлекләрендә, бер карасаң, бер-берсенә каршы килгән, икенче карасаң, бер үк фикерне чагылдырган сүзләргә юлыктым. Ә чынлыкта фотошоп табигый матурлыкны юкка чыгарамы, әллә, киресенчә, аны ассызыкларга ярдәм итәме?

Беренче коймак


Фотошопны 1987 елда бертуган Томас һәм Глен Нолл Macintosh платформасы өчен эшли, аңа Display дигән атама бирәләр. 1988 елда ул ImagePro, дип үзгәртелә. Гленн Холлның ике төрле хоббие була: компьютер һәм фотография.

Томас әтисенең фотолабораториясендә контраст һәм төс коррекциясен өйрәнсә, Джон иске Applены сүтеп-җыеп тәм таба. 1984 елда гаилә беренче Макинтош сатып ала. Аның мөмкинлекләре абыйлы-энеле Нолларның күңелләрен кайтара. Шушы факт безгә барыбызга да таныш фотошоп программасына нигез салуга китерә дә инде. Әмма бу юлда киртәләр дә очрый: программаны камилләштерү процессы озакка сузыла, акча мәсьәләсе дә үзен сиздерә. Нәтиҗәдә, Adobe Photoshopның рәсми версиясе 1990 елның февралендә генә дөнья күрә.


Фотошопер. Фотонәрсә?


Фотошопер, дип Adobe Photoshop программасында фотоларны эшкәртү, яңаларын тудыру һ.б. белән шөгыльләнүче кешеләрне атыйлар. Уйлап карасак, әлеге һөнәрнең барлыкка килүенә инде 30 елга якын. Чагыштырмача яңа булган әлеге һөнәр осталарына сокланып һәм гаҗәпләнеп караучылар бар барын. Әмма тискәре карашлылар барыбер күбрәктер. Имеш, фотошоп табигый матурлыкны юкка чыгара, искиткеч матур фото күрсәләр "әй, фотошопта ясап куйган инде, төшергәндә үк шулай төшерсен ул!" дияләр. Фото уңышсыз икән, "күрәсеңме, фотошопта ничек манчыган төсләрне, фу" диләр. Нүжәли шулай ук начар нәрсә ул фотошоп дигәннәре? Ә аның белән акча эшләп буламы соң? Әлеге һәм башка сораулар белән шактый танылу алган һәм үз эшләренең осталары булган фотограф-фотошоперларга мөрәҗәгать иттем:

Марат Мусабиров, фотограф-фотошопер, Photoshop программасында эшләү тәҗрибәсе 15 ел.
"Фотошопта нәтиҗәле итеп эшләү өчен аның 10-20% куллана белү дә җитә. Соңгы вакытта фотошопер һөнәре үзенең эксклюзивлыгын югалтты. Әлеге күренеш хезмәт хакында да чагылыш таба. Шуңа да карамастан, күп дусларым фотошоп белән хәйран зур акчалар эшли. Бүген фотошоп минем өчен әллә ни зур һәм мөһим әйбер димәс идем. Ул булмаса, сурәт эшкәртү өчен башка программалар булыр иде. Ә инде әлеге программа турында тискәре фикердә булганнар, миңа калса, үзләре юлыккан уңышсыз фотодан чыгып кына шундый нәтиҗәгә килгәннәр".

Тимур Шәйхетдинов, фотограф-фотошопер, Photoshopта эшләү тәҗрибәсе 10 ел.
“Фотошоп мөмкинлекләренең 50%ын кулланамдыр. Дусларым арасында бары тик фотошоп белән генә акча эшләүчеләр байтак. " Photoshop табигый матурлыкны юкка чыгара" стереотипы белән килешмим. Ул миңа фотоаппарат аша биреп булмаганны җиткерер өчен кирәк. Көндәлек тормышта күп очракта без кешенең йөзендәге җыерчык, бетчәләрне бик күрмибез, ә менә фотода алар шунда ук күзгә бәрелә. Фотошоп ярдәмендә мин кешенең игътибарын бетчәгә түгел, ә нәкъ менә картинаның үзенә юнәлтәм”.

Энҗе Садыйкова, фотограф-фотошопер, Photoshopта эшләү тәҗрибәсе 5 ел.
"Фотошопны ике төрле кулланырга мөмкин: кемнәрдер фантастик элементлар кулланып бик җитди монтаж ясаса, икенчеләр фотоны, чынбарлыктан ерак китмичә, аз гына матурлау өчен куллана. Үзем икенчеләр рәтенә керәм: миңа чынбарлыктан китү ошамый. Ә менә фотоны бераз гына бизәүне хуп күрәм. Фотошоп ярдәмендә акча эшләп була. Күп кенә фотографлар бүген фотога төшерү эше белән генә шөгыльләнә, аны эшкәртү эшен ретушер башкара. Берзаман эшкәртәсе фотоларым артык күбәеп китеп, өлгерми башлагач, интернетка "мин фотограф, миңа ретушер кирәк" дип язып элгән идем. Бер атна эчендә 50гә якын ретушер язды".



Фотошопта эшли белүнең үзенә күрә уңай һәм тискәре яклары да бар. Әйдәгез, шуларны барлап үтик:

+ сыйфатлы һәм кызык мемнарны син үзең ясый аласың;
+ тримминг, колоризация, экшен, Гаусс, инверсия, PSD, рендеринг һәм башка шуның ише кәттә төшенчәләрнең мәгънәсен аңлыйсың;
+ лайкларга кытлык юк ;-)
+ әлеге һөнәрне белү компьютер заманасында бик файдалы;
+ син дөньяны матуррак итәсең;
+ дизайнер һәм фоторедакторлар акчаны яхшы эшли.

Фотошопер булсаң, сине шушындый сүзләр белән аптыратырга мөмкин булуларын да онытма:

- "Миңа берәр яхшы фотошоп киңәш ит әле-ее-е..."
- "Бушлай фотошопны кайдан табып була?"
- "Менә шушы селфиемны үтергечески матур итеп ясап бир әле, ә?"
- "Ясыйсыңмы?"
- "Ясадыңмы?"
- "Мин сиңа шоколад бирәм, дизайн ясап бир әле. Әмма син ул шоколадны миннән барыбер ала алмаячаксың, чөнки мин аны онытачакмын".



P.S. “Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның”, – дип җырлыйлар җырда, фотошоперныкында беләсезме нәрсә дигән нәтиҗәгә килдем мин? Мә-хәб-бәт! Әйе, нәкъ гармунчыныкы кебек! Үз һөнәрен яратып, җанын биреп эшләгән бар кешенең дә буынында мәхәббәттер ул. Һөнәреңә, дөньяга карата мәхәббәт булмаса, үз эшеңнән тәм табып, аны җиренә җиткереп эшләп була микән ул?

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев