Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ КӘЕФЕБЕЗНЕ ҮЗЕБЕЗ КҮТӘРӘБЕЗ – 5 ЫСУЛ

Кәеф Каф таулары артына качканда, беләсезме, нишләргә кирәк? Безнең киңәшләргә колак салырга, әлбәттә! ;-)

Әлеге гади техникалар кәефне күкнең җиденче катына менгерергә ярдәм итәр!

  • Кәефеңне төшергән нәрсәне кәгазь битенә яса. Начар кәефеңне кеше кыяфәтендә дә, куркыныч зат итеп тә, абстракт формада да ясый аласың. Ә аннан кәгазьдән очкыч ясыйбыз һәм аны тәрәзәдән очрабыз (чүп савытына да очырырга була!).

  • Өскә таба тартылабыз. Умыртка сөяген турайтып, кулларны өскә сузып, кояшка таба тартылабыз. Күз алдыңа китер, синең баш очыңда – таҗ (корона). Синең кебек патшабикә (патшага) юк-барга игътибар итеп, моңаеп утыру килешми! ;-)

  • Дустыңны, туганыңны яки күршедәге әбине берәр тәмле әйбер белән сыйла. Җавап итеп, “рәхмәт” ишетерсең һәм елмаюлы караш күрерсең. Ә инде якын-тирәдә берәү дә юк икән, үз-үзеңне сыйла. Һәм рәхмәт әйтергә дә онытма.

  • Көзгегә карап, үзең-үзеңә елмай. Бәлки, башта елмаясы да килмәс. Тик син бирешмә. Без елмайганда организм автомат рәвештә бәхет гармоны бүлеп чыгара. Урамда очраучыларга елмаеп кара. Берәрсе сиңа да елмаеп җавап бирер.

  • Әйдә, мәгънәсез шигырь язабыз. Нәрсә күрәсең, шул сүзгә рифма уйлап тап. Китап! Кораб! Күлмәк! Чүлмәк! Шигырең абсурдрак булган саен, елмаерга сәбәп тә күбрәк булыр.


P.S. шулай итеп үз кәефеңне үзең күтәрмәсәң монда-аа-аа! ;-)
 Ә син кәефең төшкән чакларда аны күтәрү өчен нинди ысуллар кулланасың? Язып җибәр!

Зилә САБИТОВА әзерләде


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев