Логотип Идель
Бу – тема!

ТИКТОКЕР ИЛҺАМ ГАЛИӘХМӘТОВ: «МИН – ҮЗЕМ ӨЧЕН ҮЗЕМ КУМИР»

«Официант булып эшләгән чакта телефон сатып алдым һәм үзем өчен әле ул вакытта күпмедер дәрәҗәдә яңа булып тоелган кушымтаны урнаштырдым. Мөмкинлекне кулдан ычкындырасым килмәде. Шул вакытта видеолар төшерергә, ягъни текә контент кирәк, дигән фикергә килдем», - диде Илһам. Алдагы җөмләләрдән нинди кушымта турында сүз барганын шунда ук аңлагансыздыр. Нәкъ шулай, дуслар, TikTok...

Исеме: Илһам Галиәхмәтов

Туган көне: 09.10. 2001

Туган җире: Арча

Укый: Казан милли тикшеренү технология университетының 2нче курсында

Инстаграм/ TikTok: @aregalik

Бер үк вакытта кызык та, кызганыч та, чөнки бүген эте дә, бете дә TikTokлар төшерергә һәм, әлбәттә, караучылар саны артыннан куарга тырыша. Ләкин аларның күбесе бу эшне ничек дөрес итеп башкарып чыгарга кирәклеген чамалап бетерми. Ә менә язмабыз герое аудиторияне җәлеп итү һәм, гомумән, «рек»та ничек озаграк тору серләрен бик яхшы белә. Таныш булыгыз – Илһам Галиәхмәтов.

– Tik Tokка беренче видеоңны кайчан элдең?

– Әйткәнемчә, барысы да яхшы камералы телефон алудан башланып китте. TikTokка тәүге видео 2019 елның декабрендә урнаштырылды, шул вакыттан алып бүгенгә кадәр актив рәвештә контент төшерәм. Баштарак TikTokны эш белән берлектә алып бардым, чөнки бу күп вакытны алмый. Әйтик, видео төшерү өчен якынча 15 минут кирәк... Аннары TikTok өлкәсенә тулаем кереп чумдым, элеккеге эшемнән дә киттем.

– Кыенлыклар да булмый калмагандыр...

– Әйе, беренче авырлык – кызыклы идеяләр уйлап табу, ә икенчесе, мөгаен, шәп локация һәм җиһазлар табудыр. Чөнки баштарак видео төшерү өчен түгәрәк лампа, матур җирләр һәм хәтта кешеләр табу да кыен иде. Кайвакыт идея була торып та видеолар төшерелми торды, бәлки бу дисциплинага да бәйледер... Нинди генә эшне башласаң да, аның белән яныпкөеп яшәргә кирәк бит ул!

– Укуга вакытың каламы?

– Мин кешеләр белән аралашырга, уртак тел табарга бик оста. Бу сыйфатымны официант булып эшләгән чорларда үстердем. Шуңа да дәресләрне калдырган очракта, укытучылар белән матур гына итеп сөйләшәм, аңлатам. Ә алар исә минем тырыш һәм, әлбәттә, башсыз түгел икәнемне белә, лояль карыйлар.

– TikTok сәхифәңнең үзенчәлеге нидә?

– Биредәге видеоларның күбесе татар мохите белән бәйле. Татарча юмор, әлеге телдәге кайбер сүзләрне өйрәтү һәм ниндидер стереотиплар, дип әйтсәк дөрес булыр. Шулай ук җырларны кызыклы итеп татарчага тәрҗемә иткән видеолар да бар. Мәсәлән, The Duslar House катнашучылары белән «Cadillac» җырын шулай татарчалаштырган идек... Ана телебезгә багышланган контент төп үзенчәлек булып тора. Язылучыларыма мондый төрдәге видеолар ошый һәм аларның һәрберсе караучыда нинди дә булса эмоция уята – бу исә иң мөһиме!

– Әлеге популяр кушымта сиңа нинди мөмкинлекләр бирде?

– Беренчесе, әлбәттә, яңа кешеләр белән күрешү, аралашу бәхете. Мисал өчен, курсташларымны карыйк, алар игътибарларын бары тик укуга гына юнәлткән, өстәмә шөгыльләре бөтенләй юк диярлек. Ә TikTok һәм шул ук The Duslar House миңа бик күп яңа танышлар бүләк итте, араларында танылган шәхесләр дә бар! Икенчедән, акча эшләү мөмкинлеге. Әмма өстәмә  керем керсен өчен башта үз диварыңның йөзен, аудиториясен һәм караучылар санын булдырырга кирәк! Чөнки реклама һәм төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итү нәкъ менә шушы факторларга бәйле. Үземә килгәндә рекламалардан тыш шулай ук бизнес аккаунтларны үстерү белән дә шөгыльләнәм, 1 млн нан артык караучылар саны җыярдай видеолар төшерәм!

– Видео контент ясау шулай ук иҗат эше, илһамны кайдан аласың?

– Күп очракта чит ил яки рус TikTokерларын карыйм, аларның видеоларын анализлыйм, үзем өчен кайсыдыр якларын үрнәк буларак алам. Әмма, искәртеп узасым килә, бу өлкәдә кумирым юк, чөнки мин үзем өчен үзем кумир (көлә)! Тагын бер илһам чыганагы ул –  локацияне еш үзгәртеп тору. Шуңа күрә берике ай аралыгында яңа шәһәрләргә сәяхәт итүне үзем өчен гадәти хәлгә әверелдердем!

«Еш кына үземә «Ни өчен мин боларны эшлим? Нинди максат белән?» дигән сорау бирәм... Аннары тирә-юньдәге көн үткәрү өчен генә эшләп, яки диплом алыр өчен генә укып йөргән кешеләрне күрәм дә, үземнең дөрес юлда булуыма тагын бер кат инанам.  Һичшиксез, диплом кирәк, әмма мин үземне укыган юнәлешем буенча эшләрмен дип төгәл әйтә алмыйм. Бәлки TikTokны инструмент буларак кына булачак һөнәремдә кулланырмын... Барысы да үземнән тора бит!» - ди барысына да өлгерүче һәм Tik Tok белән илһамланып яшәүче Илһам. Шулай ук  «Мин видеоларны «кирәк» дип, үземне мәҗбүриләп төшермим, бу миңа ял итү чарасы, ниндидер хобби сыман», – дип тә өсти ул. Сүз уңаеннан, Илһам белән очрашкан көннәрдә ул кояшлы Сочига очарга әзерләнеп йөри иде. Ул  хәтта бирегә дә ял итәргә түгел, ә 210 меңнән артык аудиториясе өчен текә контент төшерергә барды! Афәрин! Бары тик уңышлар гына сиңа, Илһам!

Блиц-сораштыру

– TikTok яки Инстаграм?

– TikTok, чөнки биредә мөмкинлекләр күбрәк. Киләчәктә Инстаграм сәхифәмне дә үстерергә исәбем бар үзе...

– Өчпочмак яки пицца?

– Өчпочмак. Бу ризыкның тарихын да беләм хәтта. Өчпочмак – ата-ана, бала һәм йорт. Ягъни гаиләне берләштереп торучы милли ашамлык.

– Каһвә яки чәй?

– Сөтле чәй.

– 1 млн сум акчамы яки TikTokта 1 млн язылучымы?

– Акчаны сайлыйм, чөнки 1 млн язылучыны 3 атна эчендә болай гына да җыеп була.

TikTok кушымтасында үзләрен сынап карарга теләүчеләргә Илһам Галиәхмәтовтан киңәш: «Кем, ягъни нинди аудитория өчен төшерүең, образың һәм идеяң турында гына уйларга кирәк. Шулай ук үз «фишкаңны» булдыру да зарур!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев