Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАННЫҢ БӨТЕН БАЛ КОРТЛАРЫ ӘГЕРҖЕГӘ "ҖЫЕЛА"

Әйе, Бал Cпасы вакытында Татарстан умартачылары бал кортлары, баллары белән бергә Әгерҗегә барачак. Республиканың иң тәмле балыннан авыз итәсең килсә, 12 август Әгерҗе шәһәрендә узачак «Пчелино» фествиаленә рәхим ит! Биредә яшьләр өчен дә аерым программа каралган.

Татарстанда авыл туризмы белән бәйле фестивальләр арта бара. «Скорлупино», «Сенофест» фестивальләре белән бергә быел балга, умартачыларга багышланган чара да уза.

Энҗе Рыкова, Татарстан Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе районы бүлеге рәисе:

– 14 август көнне умартачылар календаре буенча Бал спасы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең инициатив төркемебез дә Әгерҗедә балга багышланган фестиваль уздырырга булды. 14 август дүшәмбе көнгә туры килгәнлектән, «Пчелино» фестивале 12 августта узачак.

Умартачы һөнәренең абруен арттыру, Татарстандагы умарта хужалыкларын популярлаштыру – фестивальнең төп максатларының берсе. «Пчелино»да бөтен республикадан җыелган умартачылар ярминкәдә балдан һәм төрле бал продукцияләреннән авыз иттерәчәк.

Яшьләр өчен аерым программа

Чыннан да, 18-35 яшьлек кешеләрдән торган, республиканың төрле районнарыннан килгән командалар яшьләр бал, умарта белән бәйле ярышларда катнаша алачак. Моның өчен бары тик гаризаны тутырып җибәрергә туры киләчәк. Яшьләргә багышланган чаралар арасында:

– зур бал мичкәсен мәйдан буйлап тәгәрәтеп бару;

– бал корты рәвешендә ясалган массив костюмда чәчәкләр җыю кебекләре бар.

Шулай ук умартачылар арасында профессиональ осталыкларын тикшерү буенча конкурс та узачак. Алар кәрәз өчен рам һәм башка кирәк-яракларны ясарга тиеш була. Монда катнашучыларныц тизлегенә һәм эш сыйфатына караячаклар.



Чәк-чәк пешерүчеләр бәйгесе, иң зур «Медовик» һәм башкалар

Фестивальдә чәк-чәк конкурсы да узачак. Анда катнашучылар әзер чәк-чәкләрен алып килеп, аны лаеклы итеп тәкъдим итәргә тиеш. Хәзерге вакытта Әгерҗе шәһәреннән 30 гариза кабул итеп алынган инде. Ләкин анда республикада яшәүче һәркем, чәк-чәк пешереп алып килеп, катнаша ала. Бәйгенең җиңүчеләрен билгеләгәндә, иң тәмле чәк-чәк пешерүчеләрне «Фестиваль тематикасына туры килгән чәк-чәк», «Иң зур чәк-чәк», «Иң яхшы презентация» номинацияләре буенча бүләкләячәкләр. Чәк-чәк әзерләүчеләр татар халкының милли ризыгын, ким дигәндә, 5 йомыркадан ясарга тиеш.

Шулай ук Әгерҗе районының җәмәгать туклану бүлеге хезмәткәрләре иң зур «Медовик» тортын пешерәчәк. Әлбәттә, аның коржларын инде пешереп алып киләчәкләр. Ә коржларны берсе өстенә берсен кую, аңа эчлек салу, тортны бизәү – болар барысы да кунаклар алдында булачак. Иң зур «Медовик»тан һәркем авыз итеп карый алачак.
Белешмә:
Англиядә бал күргәзмәләре 1923 елдан бирле оештырыла. Аның иң зурысы “The National Honey Show”, дип атала. Бу чараны бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына уздырмаганнар. Монда төрле ярышларда катнашып җиңгән кешегә кубок тапшырыла. Бал шоуында инглизләр генә түгел, туристлар да килеп, Англия балын татып карарга ашыга. Шунысы да бар: әлеге чарада умартачылар бал сатмый. Шуңа да монда бал алырмын, димә.



Россиядәге бал фестивальләре

Мәскәү. Россия башкаласындагы бал күргәзмәләренә илнең төрле почмакларыннан умартачылар җыела. Англиядәге Бал шоуыннан аермалы буларак, монда үз осталыкларын күрсәтүдән бигрәк, бал продукциясен сатып алып та була. Хәзерге вакытта бал ярминкәләре Царицыно һәм Манежда уза.

Кырым республикасында Бөтенроссия бал фестивале 14-23 августта уздырыла. Бал фестиваль беренче тапкыр Краснодар шәһәрендә үткәрелә. 2010 елдан башлап ул Бөтенроссия фестивале, дип атала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X