Логотип Идель
Бу – тема!

МУЗЫКА – ДӘВА: 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

1973 нче елдан башлап 1 нче октябрь көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан сезне бәйрәм белән котлыйбыз һәм җыр-моң, музыка турында берничә кызыклы факт белән таныштырабыз. Киттек!

1. Музыка безнең организмга тәэсир итә. Безнең йөрәк, мисал өчен, тыңлаган музыка ритмына көйләнә.

2. Безнең аң һәм музыка бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Яраткан музыка юнәлеше сезнең әйләнә-тирә дөньяга һәм үзегезгә карашыгызны чагылдыра.

3. Музыка безне бәхетлерәк итә ала. Чөнки ул баш миенең «ләззәт гормоны» — дофамин бүлеп чыгарыла торган өлешендә активлык тудыра.

4. Кешеләр таныш музыкага яхшырак карашта була. «Танып белү эффекты» кайчан да булса ишеткән җырларны өстен күрүебез турында сөйли. Башкача әйткәндә, музыкаль композиция матур булганга түгел, ә сез аның белән таныш булганга ул сезгә ошый.

5. Кеше спорт белән шөгыльләнгәндә музыка тыңласа, үзен көчлерәк хис итә.

6. Музыка хәтерне һәм фикер йөртү сәләтен яхшырта.

7. Музыка авыртуны киметә, авыртуны баса торган сенсор юлларын активлаштыра. Шулай ук ул борчылуны киметергә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә.

8. Психологлар фикеренчә, музыка кәефне яхшыртып кына калмый, куелган максатларга ирешергә, үз-үзеңә ышанырга да ярдәм итә.

9. Яраткан музыкаль композицияләрне тыңлау җавапсыз мәхәббәтне кичерергә һәм яңа мөнәсәбәтләр башларга ярдәм итә.

10. Музыка үлем хәленә җиткән үсемлекләрне җанландыра ала. Мәсәлән, шиңгән чәчәк белән янәшә колонкалар куеп, җиңел музыка кабызсак, ул күз алдында җанланырга мөмкин.

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев