Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА ИФТАР УЗДЫРУЧЫ КАФЕЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Студентларның урак өсте җитә (кемдәдер ул тулы куәтенә бара да инде). Шуңа кайвакыт ашарга пешерү түгел, йокларга да вакытлары җитми аларның. Энә белән кое казучылар арасында ураза тотучылар да шактый. Бу вакытта студент ифтарга әзер ризыклы җиргә баруны хуп күрәдер. Ярый ла, “Сезне ифтарга чакырам” диеп торучылар күп булса. Ә андыйлар бармак белән генә санарлык икән, бу очракта җәмәгать туклану урыннарын сайлыйсы кала.

Мөселман илләрендә Рамазан ае вакытында кафе-рестораннарда бик зур ташламалар булса да, Казан әлегә моның белән мактана алмый. Әмма шулай да кайберләрендә ураза тотучыларга махсус менюлар тәкъдим итәләр. “Ялкын” Казандагы кафеларда ифтар менюларын барлады.

  1. “Сады” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: юк

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

Искәрмә: сәхәр менюсына 20% ташлама, ул 23.00 – 2.00 аралыгында.

 

  1. “Киш-миш” (Кави Нәҗми урамындагы) кафесы


Ифтар өчен махсус меню: алты вариантта (375 сумнан башлап 655 сумга кадәр)

375 сумлык меню: борщ, «Оливье» салаты, гушсай, эчемлек, көлчә (лепешка)

655 сумлыгы: балык шулпасы, «Оливье» салаты, грильдәге дорадо балыгы, көлчә, компот

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

Искәрмә: алдан билгеле бер ризыкларга заказ бирсәң, сумманың 40% өлешен алдан кертергә кирәк.

 

  1. “Кыстыбый” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: биредә махсус җыелмалар тәкъдим ителә. Алар 159 сумнан алып 359 сумга кадәр.

Токмачлы аш, кыстыбый, чәй – 159 сум

Пилмән, “Цезарь” салаты, чәй яки токмачлы аш, кыстыбый, “Җәйге” салат, чәй – 259 сум

Гөмбәле аш, булгур, “Җәйге” салат, чәй – 359 сум

Токмачлы аш, азу, “Җәйге” салат, чәй – 269 сум

Кызыл аш, макарон, “Җәйге” салат, чәй – 299 сум

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

 

  1. Medina Halyal Food” һәм “Медина” кафелары


Махсус меню: ифтарга 250 сумлык бизнес-ланч тәкъдим итәләр. Ул берничә төрле:

1нче вариант: крем-аш, компот, көлчә

2нче вариант: салат, пилмән, бәрәңге боламыгы белән ит, эчемлек, көлчә

3нче вариант: салат, борчак ашы, минтай балыгы, эчемлек, көлчә

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

Искәрмә: өстәлне иртәдән үк броньларга кирәк



  1. “Түбәтәй” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: комболар. Бәяләре: 150 сумнан 250 сумга кадәр.

Комбо №1: шулпа, “Витаминлы” салат, кыстыбый, чәй

Комбо №2: токмачлы аш, өчпочмак, “Җәйге” салат, чәй

Комбо №3: ясмык (чечевица) ашы, кыстыбургер, сочник, чәй

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

 

  1. “Meat Room”


Ифтар өчен махсус меню: 4 төрле бургерга (“Челентано”, “Лесник”, Фета бургер”, Блю чиз” 20% ташлама (биредә бер генә бургер сатып алырга да мөмкин).

Бушлай ризык: юк

 

  1. “Шәмси” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: 2 ризык алсаң, 250 сумга төшә, 3 ризык – 300 сум.

Аш (борщ / ясмык ашы / токмач ашы / пилмән), салат (4 төрле), икенче аш (пылау/ кыздырылган пилмән/ эремчек пилмәне (вареники) / тавык кәтлите һәм гарнир/ мантый). Һәрберсенә эчемлек (чәй/ компот/ сырганактан (облепиха) эчемлек), көлчә тәкъдим ителә.

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

 

  1. “Гурме” кофейнясы


Ифтар өчен махсус меню: юк. Ләкин төп менюга 25% ташлама ясыйлар.

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

 

  1. “Sofra Kebab”


Ифтар өчен махсус меню: 500 сумнан башлап 750 сумга кадәр. Иң арзанына беренче, икенче ашлар, салат, эчемлек керә. Кыйбатлысына боларга өстәп, десерт, чәй, салкын кабымлык та каралган.

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

 

  1. “Азу” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: Рамазан аеның һәр атнасы өчен аерым меню төзелә. Ул 300 сумнан 450 сумга кадәр. 300 сумга ؘ– салат, беренче аш, чәй һәм кабартма, 450 сумга салат, беренче, икенче ашлар, чәй һәм кабартма кергән.

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су.



  1. “Tawooks” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: көн саен үзгәреп тора. Аңа, гадәттә, салат, беренче һәм икенче аш, чәй керә. Бәясе 600 сумга төшә.

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су.

 

  1. “Сушишок” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: юк. Төп меню – роллы, пиццага – 20% ташлама (акция булганнарыннан кала).

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су.

 

  1. “Истамбул” кафесы (Декабристлар урамы)


Ифтар өчен махсус меню: 450 сум. Монда беренче, икенче аш, сок, чәй, десерт керә.

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су.

Искәрмә: өстәлне алдан броньларга кирәк.

 

  1. “Зәм-зәм” кафесы


Ифтар өчен махсус меню: юк

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су.

Искәрмә: ифтарга килсәң, аш, кабартма, чәйне бушка бирәләр.

 

  1. «Аль-Каср» рестораны


Ифтар өчен махсус меню: 599 сум. Анда салат (3 төрле), аш (токмачлы/ ясмык ашы/ шурпа), икенче аш (шашлык/ барбекюда пешкән тавык/ кебаб), салкын эчемлек (компот/ морс/ әйрән).

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм су

 

  1. “Алан аш” рестораны (Ш. Мәрҗани)


Ифтар өчен махсус меню: 1200 сум (салат, шулпа белән өчпочмак, тар-тар соусы белән сөләйман балыгыннан (лосось) стейк, майлы коймаклар, кабартма, лимонлы чәй, күрәгә, бөтнек, кара җимеш).

Бушлай: хөрмә җимеше (финик) һәм графинда су.


Бушлай ифтарлар


Кызганыч, без белешкән Казан кафеларның күбесендә бушлай ифтарлар каралмаган. Кремль урамында урнашкан “Түбәтәй” кафесы гына бу адымга барган. Биредә 30 кешегә исәпләнгән бушлай ифтарлар уздырыла. Моның өчен алдан язылырга кирәк. “Зәм-зәм” кафесы да теләгән кешене кайнар ризык белән сыйлый. “Алан аш” ресторанында вакыт-вакыт ифтарлар уза. Ә кайбер кафелар, Мароккодагы сыман, бу айда бөтенләй ябыла икән. Шунысы да бар: бушлай хөрмә җимеше белән су бары тик шушы кафеда заказ биргән очракта гына бирелә.

Күргәнебезчә, кафеларның күбесендә әллә ни зур ташламалар күренми. Кафелар арасында ифтарлар буенча әллә ни көндәшлек тә сизелми. Бәлки, кешеләрнең күбесе өйдә ашауны артыграк күрәдер?! Студентка әти-әнисе җибәргән бәрәңгене кыздырып ашаудан да тәмлерәк һәм акчаны янга калдыра торган нәрсә бар микәнни соң?! J

Кайда ашарга икәнен үзең хәл итсәң дә, тоткан уразаларың кабул булсын!





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар бизәү өчен генә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев