Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ЯҢГЫРЛЫ КӨННӘРДӘ...

Көзге салкын, яңгырлы көннәрдә була торган киеренкелекле ничек бетерергә? Ничек иртәләрен елмаеп, яхшы кәеф белән уянырга һәм көнне дә шундый ук рухта уздырып җибәререгә? 

Яңгыр, салкын һава торышы, пычрак юллар, уку... Күп кеше көзге көннәрдә хәлсезлек тоя.

Медитация

Бу сүзне ишетүгә, күп кеше йоганы күз алдына китерә. Медитация өчен мантралар әйтергә дә, аерым бертөрле позаны алырга да һәм махсус авазлар чыгарырга да кирәкми. Нибары әлеге процессны үзең белән “күзгә-күз” очрашу, уйларыңны тәртипкә китерү итеп кабул итү дә җитә. Берәү дә комачауламый торган, тыныч һәм иркен урынны табып, шунда урнаш. Башыңны артык-портык уйлардан арындырырга тырыш. Беренче чорда мондый сеансларны 5-10 минут дәвамында уздырсаң, акрынлап вакытны озынайтырга мөмкин. Тикшеренүләр барышында медитациядән соң стресс гормоны – кортизолның канда кимүе ачыкланган.

Саф һавада йөрү



Ялгыз гынамы, дустыңны беләнме, әллә этеңне ияртепме – анысы мөһим түгел. Саф һавада көненә 30 минут булса да йөреп керү киеренке халәттән котылырга, башны “җилләтергә” ярдәм итәр. Сүз уңаеннан, мондый “йөреп керү”ләр сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

Йорт хайваннары

Галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: йорт хайваннары булган кешеләр стресска аз бирешүчән һәм эмоцияләрен контрольдә тота торган була икән.

Музыка


2013 елда уздырган тикшеренүләр мондый нәтиҗәгә китергән: музыка тыңлау стрессны киметә һәм курку халәтен бетерә. Урамда йөргәндә яки укырга (эшкә) барганда яраткан җырчыңны тыңла. Көнең дә күтәренке рухта узар.

Ә сез көзге хәлсезлек белән ничек көрәшәсез, бүлешегез әле!?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев