Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛНЫ НИЧЕК КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП КАРШЫ АЛЫРГА?

Яңа 2025 елны каршы алырга һәрбер кеше әзерләнә һәм тулы өметләр белән ниндидер могҗиза көтә. Әлеге бәйрәмгә әзерләнү дусларга, туганнарга бүләк алудан башлана. Аннан соң кайда һәм ничек каршы алу белән дәвам итә. Әлбәттә, барыбызның да Яңа елны үзенчәлекле һәм кызыклы итеп каршы аласы килә. Шуңа күрә мин бәйрәмнәрегезне мавыктыргыч итеп үткәрер өчен, берничә уен тупладым.

Квест уздыру

Моның өчен сезгә алдан ук зур булмаган бүләк сатып алып, квестның маршрутын ясарга һәм биремнәрне аерым битләргә язып чыгарга кирәк. Күңелле булсын өчен, катнашучыларны ике командага бүлү мөһим.

Квест төрле кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барырга тиеш. Бу ребус, табышмак, фильм яисә җырлардан алынган өзекләр, кроссворд булырга мөмкин.

Уенны зур йортта яки табигатьтә үткәрергә була. Шулай ук аны фатир эчендә дә оештыра аласыз. Бу очракта территорияне алдан ук билгеләргә һәм бүләкләрне яшерер өчен төгәл урыннар сайларга кирәк. Биремнәр 7-10нан артык булмаска тиеш, югыйсә кунаклар тиз арыячак.

Мастер-класс

Үз кулың белән эшләгән әйбер кадерле була бит ул. Әгәр дә Яңа елны кызыклы гына түгел, ә файдалы итеп каршы аласыгыз килсә, мастер-класс үткәрегез. Әйтик, үз кулың белән чыршы уенчыгы ясарга яисә төрле формада баллы ризыклар пешерергә мөмкин.

Миңа калса, аш-су буенча мастер-класс аеруча кызыклы. Мәсәлән, һәркемгә продуктлар тәкъдим ителә, һәм алар әлеге ингредиентлардан ниндидер десерт ясарга тиеш була.

Ретро-кичә

Бәйрәмне зәвыклы итеп уздырасыгыз киләме? Ретро-кичә оештырыгыз! Төрле чор геройларына әверелү барлык кунакларга да ошаячак.

Иң беренче чиратта, Яңа елны бәйрәм итү тематикасын билгеләгез: 80 нче еллар стилендәге кичә, 90 нчы еллар дискотекасы һ.б. Монда музыка сайлауга һәм сыйлар әзерләүгә игътибар бирергә кирәк.

Викторина

Әлеге конкурс гаилә әгьзалары, дусларың өчен дә кызыклы булыр. Катнашучыларны ике командага бүлеп, төрле сораулар тәкъдим итегез. Мәсәлән:

  • Яңа елга кагылышлы өч җыр исемен әйтегез.
  • Галимнәр тикшерүе буенча, тагын кайсы планетада кар явуы күзәтелә?
  • Безнең илдә Яңа ел символы дип, кайсы фильмны әйтеп була?

Миңа калса, катлаулы сораулар бирү күпкә отышлырак, чөнки алар уйланырга, башкалар белән аралашып эшләргә мәҗбүр итә. Ләкин шулай да уенны беренче  җиңелрәк сораудан башлагыз.

Җырны танып-белү

Иң мавыктыргыч уеннарның берсе. Катнашучыларга яшь вакытларында популяр булган җырларның бер өзеген тыңлатып, аларга уйлар өчен, 1-2 минут вакыт бирегез. Һәрбер кеше җырның исемен һәм кем башкарганын әйтергә тиеш була. Уенны командага бүленеп уйнау тагын да кызыграк, чөнки берничә кеше арасыннан җавапны төгәл белүче табылыр дип уйлыйм. Әлбәттә, җиңүчеләргә бүләк әзерләргә онытмагыз! 

Шулай итеп, вакытыгызны файдалы гына түгел, ә җырлар ярдәмендә күңелле итеп үткәреп тә була.

Яңа елларыгыз матур вакыйгаларга бай булсын!

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев