Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКСПЕРИМЕНТ: БЕР АТНАГА БАЛЛЫДАН БАШ ТАРТУ

Минемчә, күпләрнең үз гомерендә бер тапкыр булса да ниндидер вакыт аралыгына баллыдан баш тартып караганы бардыр. Аларның күбесе үзләрендә барган үзгәрешләр турында сөйли. Мин һәрвакыт аларны тыңлаганнан соң тирән уйга бата идем. Алар, чыннан да, дөрес нәрсә сөйлиме икән, дип шикләндем. Һәм, ниһаять, әлеге тәҗрибәне үзем дә ясап карарга уйладым!

Баллы ризыкларның, газлы эчемлекләрнең кеше организмына нинди йогынты ясаганын барыгыз да беләдер дип уйлыйм. Әмма искә төшереп узу начар булмас. Беренчедән, аларны күп күләмдә ашау артык авырлыкка китерергә мөмкин. Шулай ук, диабет килеп чыгу ихтималы да бар. 

Икенчедән, күп кенә диетологлар бетчәләрне нәкъ менә баллы әйберләр ашау аркасында барлыкка килә дип фаразлый.

Өченчедән, тиз картаю, гомер озынлыгы кимү дә дөрес тукланмауга бәйле. Шуңа күрә, үз сәләматлегегезне яшьтән кайгыртырга теләсәгез, мондый рационга артык кызыкмаска тәкъдим итәм.

Әлбәттә, көн саен диярлек авылда төрле тәм-том, камыр ризыклары, еш булмаса да баллы сулар эчкән Алсуга бу бераз авыррак булды. Ләкин, шуңа да карамастан, мин бирешергә җыенмадым. Әлеге файдалы эксперимент 7 көн дәвам итте. Башта мин моңа мораль яктан әзерләндем. Кибеткә керсәм дә, шоколад, газлы сулар, төрле баллы ризыклар тезелгән киштәләрдән читтәрәк йөрдем. Шулай ук шикәр турында да онытмыйк! Бәхетемә, минем аңа бик исем китми. Мин аны чәйгә дә салмыйм. Шуңа күрә бу яктан миңа җиңелрәк булды. Көндәлек ашый торган печеньеларны, шоколадларны мин җиләк-җимеш белән алыштырдым. Мәсәлән, банан, алма, груша, финиклар, вак җимеш. Ә газлы эчемлекләрне – гап-гади суга. Үзенчәлеклерәк булсын өчен аңа лимон салып эчтем. Мин аны гадәткә дә кертем җибәрдем хәтта!

Әлеге вакыт аралыгында булган ниндидер зур булмаган үзгәрешләр белән сезне дә таныштырып китәм!

1 көн:

Ярты көнем мәктәптә узды, шуңа күрә баллы ризыклар, сулар турында уйларга вакытым булмады да. Ләкин кич белән, кызганыч, алай җиңел түгел иде. Кино карарга җыендым. Һәм шулвакыт шундый каты шоколад ашыйсы килә башлады. Суыткыч ишеген ачтым, күз кырые белән генә карадым да, аның кире ишеген ябып куйдым. Шунысы кызык, ашыйсы килү теләге озакка сузылмады. Бары тик түзә белергә генә кирәк икәненә инандым!

3 көн:

Тәм-том ашыйсы килү теләге бүген тагын барлыкка килде. Аңа ияреп хәтта агрессия да өстәлде. Тизрәк 1 атна үтүен көтә башладым. Никадәр авыр булса да, түздем!

5 көн:

Мондый ризыкларның организм өчен файдалы түгел икәнлеген аңладым. Бу уй килгәннән соң, үземдә ниндидер җиңеллек тойдым. Барлык эшлисе эшләремне дә тиз-тиз башкара башладым. Мондый нәтиҗә мине бик шатландырды!

7 көн:

Кечкенә генә экспериментымның соңгы көне дә килеп җитте. Мин моңа артык шатланмадым, чөнки ахырга таба миңа дөрес туклану ошый да башлаган иде. Шунысы кызык, битемдәге бетчәләр дә акрынлап минем белән саубуллаша башладылар! 

Әлеге тәҗрибәне барыгызга да ясап карарга тәкъдим итәм! Ул сезгә бары тик уңай нәтиҗә генә бирәчәк. Бәлки, сезнең әлеге ризыкларга бөтенләй исегез китми башлар.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: үзегезнең ашау рационына зур игътибар бирегез! Баллы ризыклар, газлы эчемлекләр, һичшиксез, бик тәмле. Әмма монда, иң мөһиме, чама хисе һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев