Логотип Идель
Бу – тема!

ДАМИР ЙОСЫПОВ БЕЛӘН АЧЫК ДӘРЕС: 93 СЕКУНД – КҮПМЕ ӘЛЛӘ АЗМЫ?!

Самолетны кукуруз басуына утыртып, 226 кешенең гомерен саклап калган Дамир Йосыпов җитәкчелегендәге экипаж мәктәп укучылары өчен россиякүләм ачык дәрес оештырды.

2019 ел нинди вакыйга белән истә калды? Бер шигем юк, бу сорауга күпләр: «Кукуруз басуына төшкән самолётның могҗизалы рәвештә исән калуы белән», - дип җавап бирәчәк. Әлеге очыш вакытында үзләрен батырларча тотып, 226 кешенең гомерен саклап калган экипаж 30 гыйнвар көнне россиякүләм ачык дәрестә катнашты. Һава судносы командиры Дамир Йосыпов һәм бортпроводниклар Дмитрий Гончаренко, Яна Ягодина үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

93 секунд: күпме, әллә, киресенчә, азмы?! Күпләрнең хәтерендә мәңгегә уелып калган бу очыш нәкъ менә шулкадәр дәвам итә.

– Укыганда безгә тренажёрларда самолетта пожар яки двигательләрнең эшләмәве кебек гадәттән тыш хәлләрне, әлбәттә, өйрәттеләр. Тик мондый вакыйга белән йөзгә-йөз калгач, бөтен кагыйдәләрне дә тиешенчә үтәргә кирәк, дигән сүз түгел. Әйләнә-тирәдәге вагыятьне дә исәпкә алу мөһим. Шулай ук дөрес карарлар кабул итү өчен каралган вакытны да күп яки аз дип билгеләп булмый, минемчә, - ди бүгенге көн герое Дамир Йосыпов.

Әйтеп узарга кирәк, мондый ачык дәресләр “ПроеКТОриЯ” порталында даими рәвештә уздырылып тора. Бу чаралар 8-11 сыйныф укучылары өчен оештырыла һәм кызыклы сорау-җаваплар, видеоязмалар, тарихи фактлар белән үрелеп бара. «Разбор полётов» атамасы астында узган әлеге ачык дәрестә дә мәктәп укучыларына диспетчерлар белән элемтәгә чыгу, турбулентностьнең куркынычмы-юкмы икәнлеге, очыш вакытындагы кагыйдәләр һәм, әлбәттә, яхшы очучы булу өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

– Чыгарылыш сыйныфларда укыганда медицина тикшерүе уздык, күз күреме начар дип әйттеләр... Авитаминоз булгандырмы, белмим, тик бер вакытта да күзләр белән проблемаларым булганы юк иде. Шулай итеп хәрби уку йортына керми калдым... Әмма әтием дә очучы, минем дә бу һөнәрне үзләштерәсем килде. Максатыма ирештем! Моның өчен бары тик зур теләк, сәламәтлек һәм тырышлык кына кирәк”, - ди Дамир Йосыпов.

Авиация тармагы һөнәрләренә багышланган әлеге ачык дәрес кысаларында истә калган иң кызыклы фактлар:

1. Күп кенә пассажирлар самолётта очкан вакытта томаттан ясаган суны үз итәләр икән, хәтта аны җирдә вакытта бик үк яратып бетермәсәләр дә. Моның сәбәбе бары тик бер: очыш вакытында тәм рецепторларының үзгәрүе;

2. Чәч һәм тырнаклар очыш вакытында гадәттәгегә караганда тизрәк үсә, хатын-кызлар моны аеруча сизәләрдер, минемчә;

3. Самолётларда пассажирлар керү һәм чыгу ишеге бары тик сул якта урнашкан, бу һава судносы командирларына алар артыннан күзәтү уңайлырак булсын өчен шулай эшләнелгән;

4. Гадәттән тыш хәлләр вакытында кислород маскаларын кигәндә уңайлы булсын өчен, очучычларга сакал-мыек үстерү киңәш ителми;

5. Самолёт җиргә утыргач кул чабу яки чапмау кешенең үзеннән тора, чөнки бу алкышларны очучылар барыбер ишетмәячәк.

Дустым, авиация турында тагын да күбрәк мәгълүмат беләсең килсә, әлеге ачык дәреснең язмасын ВКонтакте социаль челтәрендәге “ПроеКТОриЯ” төркемендә табып карый аласың. 

Видеоязмага сылтама: https://vk.com/videos-130218155?z=video-130218155_456239527%2Fclub130218155%2Fpl_-130218155_-2 

Илүзә Касыймова

фото http://tatmsk.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев