Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИКЛӘР ҺӘМ КЫСАЛАР ҖИМЕРЕЛГӘН НОКТАДА  

Иң талантлы балалар нинди һөнәр белән шөгыльләнә дип уйлыйсыз? Һичшиксез, бию белән. Уйлап карасаң, биюнең дә мең төре бар бит. Мәсәлән, Татарстанда милли татар биюләре булса, Кавказда – лезгинка, ә АКШда – хип-хоп.

Бию – проблема хәл итү чарасы?!

Нәрсә соң ул хип-хоп? Аны яшүсмерләрнең субкультурасы дип тә атап була. 1970 елның ахырында афроамериканлылар арасында туа бу бию юнәлеше. Аңа нигез салучылар Американың зур шәһәрләренең фәкыйрь районнарында яшәүче гап-гади малайлар була. Башта әле хип-хоп күңел ачу чарасы, бию юнәлеше буларак кабул ителми. Әлеге дә баягы егетләр биюләре белән үз районнарындагы, йә булмаса бер-берсе арасындагы проблемаларны хәл иткәннәр. Низагларны хәл итү өчен менә дигән чара бит, нигә әле шулай пар чыгармаска?!

Кәеф – болытлар югарылыгында!

Хип-хоп минем өчен туктаусыз хәрәкәтләр дөньясы ул. Иң мөһиме – тәнеңне тоеп, аның белән дөрес идарә итәргә өйрәнеп, биюдән ләззәт алу. Мин үзем хип-хопка 12 яшьтә килдем. Хип-хоп көчле энергетикасы, күңеллелеге белән кызыктырды. Бу биюнең кагыйдәләре булмау да күпләрне үзенә тарта, әлбәттә. Монда синең үз тәртипләрең, үз динамикаң. Күңелеңдә кайнап торган хисләрне бию формасына кертеп, дөньяга чыгарасың.

Гомерләрен хип-хопка багышлаганнар арасында кызыклы статистика бар:  90% биючеләр тормышларыннан зарланмыйча, күңелләрен дөньяга киң ачып, һәрчак елмаеп яшиләр. Мин бу биюне нәкъ менә шуңа сайладым да инде! Мине һәрбер биюче әйбәт  аңлар дип уйлыйм: сәгатьләр буе дәртле музыка астында биегәннән соң, тәнеңдә шундый бер рәхәт арганлык хис итәсең... Мөгаен, ул иң бәхетле мизгелләрнең берседер! Кәеф турында (әлбәттә, ул күтәренке!) сөйләп тә тормыйм, ул – болытлар югарылыгында!

Хип-хоп – агрессия түгел!

Хип-хоп музыкасының  стильләре һәм юнәлешләре  төрле булса да, бию буенча андый бүленешләр юк. Гадәттә, белгечләр, мондый чакта «хип-хоп стилендәге бию» дип кенә сөйләшәләр. Хип-хоп стилендә бию – ул халык биюе дә, классик яки техно да түгел, ә күпкә киңрәк юнәлешле бию сәнгате. Бу юнәлеш чикләр һәм кысалар җимерелгән ноктадан башлана. Кысаларга сыймаган яшьләр бу стильне шуңа үз итәдер, дип тә уйламыйсызмы?! Хип-хоп  – актерлык осталыгы, үз-үзенә ышанычы көчле булган, пафослы һәм үҗәт кешеләр биюе ул. Юк инде, бу сүзләрне укып,  хип-хопның эчтәлеге агрессиягә корылган икән, дип уйлый күрмәгез тагын.  Алай түгел! Хип-хоп биюченең төп максаты – тамашачының симпатиясен яулап алу. Шуңа күрә дә ул бик позитив, актив һәм публикага юнәлтелгән бию.

Сүз белән түгел, бию белән...

Хип-хопның «дәү әтисе» дип «африка джазы»н атарга була.  Теләгәнчә импровизациягә хокукың бар дигән сүз инде бу! Элек тә шулай булган, бүген дә кешеләр бию аркылы хисләрен белгертергә омтыла. Тормыштагы катлаулы аңлашулар, ситуацияләр вакытында кайсыбыз хыялланмый: эх, авыр сүзләр белән аңлашулар оештырганчы, бию генә биеп күрсәтергә иде моңарга, ә?! Яки егетләр үзләренең «стрелка»лрында биеп кенә аңлашса?!..

Беренче музыка кораллары тамтамнар һәм барабаннар булган. Хип-хоп стилендәге биюләрнең нигезендә анык ритм ята. Вакытлар узу белән, хип-хоп үзгәргән, заманчалашкан. Бүген, шартлы рәвештә генә, хип-хопны берничә категориягә бүлеп карыйлар. Башкару дәрәҗәсе буенча: Breaking һәм Top dance. Ә барлыкка килү вакыты буенча төрләр күбрәк: урам хип-хобы, Old School,  New School, ярыш өчен оештырылган хип-хоп (моны күбрәк бию коллективлары, сәхнә үзешчәннәре шоу өчен уйлап чыгара), фристайл, клуб хип-хобы (танцполларда һәм клуб сәхнәләрендә биелә, тулы импровизация кулланыла).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев