Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕ «TIKTOK»ы: ТИСКӘРЕ ҺӘМ УҢАЙ ЯКЛАР

Интернетта TikTok мобиль кушымтасы көннән-көн популярлаша бара. Берәүләр аңа инде күптән гашыйк булса, икенчеләрнең, киресенчә, бу социаль челтәр ачуларын кабарта. Чыннан да гашыйк булырлыкмы ул, әллә файдасызмы – әйдәгез, бергәләп ачыклыйк.

Нәрсә соң ул TikTok?

TikTok дип аталган Кытай кушымтасы иң элек кыска видеоларны редакторлау өчен генә кулланыла торган сервис булган. Үзенә охшаш функцияле тагын бер кушымта – musical.ly белән берләштерелгәч, ул дөньяга «таныла». Хәзерге вакытта TikTok – иң популяр сервисларның берсе, уйлап табучылар анда караоке һәм видеороликларны берләштергән. Бу кушымтадан бөтен дөнья буенча 500 миллионнан артык кеше файдалана. Төп аудиториясе – 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр. Йөкләнешләр (загрузка) саны буенча бу социаль челтәр 2018 елда хәтта Facebook, Instagram кебек гигантларны да узып киткән.

TikTok ачуны чыгара?!

Популяр булса да, бу социаль челтәр күп кешенең ачуын чыгара һәм алар TikTokлыларга карата тискәре фикердә торалар. Кушымтага мондый мөнәсәбәт булуның сәбәбе аның популярлыгы белән бәйле, ягъни агрессив реклама. Әйе, программа турында рекламалар бик күп. Ул бөтен «тәрәзә»дән диярлек ишетелеп һәм күренеп тора. Аның Интернеттан шулкадәр еш кабатлануы хәтта туйдыра башлады. Бу социаль челтәрне, нигездә, яшүсмерләр куллана, өлкәнрәк буын бу шөгыльне камера алдында кылану дип кенә саный.

TikTokның  уңай  яклары:

• үз креативлыгыңны күрсәтү өчен шәп платформа;

• төрледән-төрле музыка сайларга була;

• төрле эффектлар һәм фильтрлар куллана аласың;

• видеоны тизләтү һәм акрынайту мөмкинлеге бар;

• видеоны башка социаль челтәрләргә урнаштырырга мөмкин;

• яңа дуслар булдыру.

TikTokның тискәре яклары:

• күп вакытны «ашый»;

• акрынлап гадәткә, хәтта «чир»гә әйләнергә мөмкин.

TikTokның психологик йогынтысы:

• Яңа чир  

В. Фуллер үзенең китабында кешеләрнең танылуга омтылуы турында сөйли һәм моны хәтта психологик чир дип тә атый.

TikTokның кайбер язмаларына игътибар итсәк, төшерүчеләр караулар санын арттыру өчен нәрсә генә эшләми. Шулай итеп, әлеге «шөгыль» иҗатка түгел, ә кылануга кайтып кала.

Димәк, TikTok – популярлык җыю өчен менә дигән платформа. Ләкин бу танылуга килү юлын дөрес сайлау мөһим: кызыклы, иҗади видеолармы, әллә инде камера алдында тилерүме – үзегез сайлагыз.

• Үзбәяне күтәрәбез

TikTokның өстә әйтелгән уңайлылыкларыннан тыш әлеге сервиста махсус фильтрлар бар. Бу «маскалар» йөздәге җитешсезлекләрне качыра, матуррак итеп күрсәтә. Шул рәвешле кеше, «матур» йөзенә карап, үзен тагын да ныграк ярата башлый. Әлеге социаль челтәрне кулланучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе дә бу фикерне исбатлый: 60 % TikTokер: «Әйе, TikTok, чыннан да, үзбәяне күтәрә», – ди. Ләкин моның тискәре ягы да бар: матур маскалардан соң яңадан көзгегә карау кайберәүләр өчен чын сынауга әйләнә.

Бар әйбернең дә чамасын белү кирәк. TikTokта көн-төн утырыргамы яисә аның белән көнгә ярты сәгать кенә ял итәргәме; камера алдында кыланыргамы, әллә инде иҗат белән шөгыльләнергәме – барысы да үзеңнән тора. 

Азат, 16 яшь: «Мин үз-үземә «TikTokны башка кулланмыйм» дип сүз бирдем. Минемчә, бу юкка вакыт әрәм итүгә, деградациягә китерә. Кеше популярлык өчен камера алдында «маймыллана». Бу, әлбәттә, көлке».

Айсылу, 18 яшь: «Мин TikTokтан яратып файдаланам. Ул минем кәефемне күтәрә. Минемчә, әлеге социаль челтәрдә һәрберебез үз аудиториясен таба һәм соңрак, шул аудитория белән Instagram яисә YouTubeка күчеп, яхшы гына акча эшли ала».

Ни рәвешле TikTok сервисы популярлык казанды?

• Актив һәм хәтта агрессив реклама

Әлеге кушымтаның популярлыгы, беренче чиратта, реклама компаниясе белән бәйле. Актив реклама YouTube һәм Google Adwords кушымталарында барды (кино карар алдыннан экранда, кайсыгызның ачуын чыгарып, TikTok ролигы чыкканы бар?), шулай ук блогерлар аша да төрле киңәшләр бирелде (әлбәттә, болары да, нигездә, чын киңәш түгел, ә түләнгән реклама).

• Үсмерләрнең тренд үзәгендә булырга омтылышы

Моннан тыш ул тиз арада үзенә киң аудитория — тинейджерларны яулый алды. Яшьләр, әлбәттә, трендлардан калышырга теләми һәм перспективалы сервиста популярлык казанырга омтыла. Шулай ук TikTok яшьләргә үз аудиторияңне тиз табарга булыша, чөнки сервис яңа һәм аның колачы гаҗәеп киң. Әйтик, Инстаграмда безнең сторисларыбызны 300 кеше караса, монда «караулар» һәм язылучылар саны берничә меңгә җитә.

• «Сарафан» радиосы

Бу эштә сарафан радиосы тәэсире дә мөһим роль уйный. Күп кенә кулланучылар TikTokта булдырган видеоязмаларын Instagramга кертә башлады. Әлбәттә, бу эффектлы видеолар күпләрне үзенә җәлеп итте.

«Ни өчен сез TikTokны кулланмыйсыз?»

Бу «шөгыль» матур түгел, артык кылану кебек кабул ителергә мөмкин – 14 %

Бу социаль челтәр мине кызыксындырмый – 86 %

Талия ТӨХФӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев