Логотип Идель
Бу – тема!

АЛИЯ МИНҺАҖИ: «ИКЕ ҖИРДӘ УКЫРГА БЕР ДӘ КИҢӘШ ИТМӘС ИДЕМ!»

Укуны һәм эшне бергә алып барган студентлар саны бүген шактый. Әмма аларга еш кына авырлыклар белән дә очрашырга туры килә. Йә вакыт җитми, йә «янасың». Безнең бүгенге язмабыз герое да барысына җитешергә тырыша – ике җирдә укый, эшли һәм шулай ук аның куңеленә хуш килгән файдалы кызыксынулары да шактый!

Исеме: Алия Минһаҗи Марат кызы

Туган көне:  23.09.2003

Яши: Казан шәһәре

Укый: Казан Федераль Университетының информатика һәм инглиз телен укыту; рус теле һәм әдәбиятен укыту факультетлары

«БҮГЕНГЕ ЯШЬЛӘР ҺӨНӘР САЙЛАГАНДА ГОМЕРЛЕККӘ ДИП УЙЛАМЫЙ»

Алия, ике юнәлешне сайларга нәрсә этәргеч бирде? Курку хисе булмадымы?

– Минем компьютер лингвистикасын өйрәнәсем килгән иде. Ләкин бу юнәлеш буенча Казанда укытмыйлар. Мәскәүгә китү варианты да бар иде, әмма үзем башкаладан китәргә, ул мине җибәрергә әзер түгел иде!

Биредә укыган кешеләр: «Юк, алай укып булмый, паралар бер үк вакытка туры киләчәк», – дип әйткән иде, әмма, моңа карамастан, тотынып карарга булдым. Кабул итү турында приказ чыккач, «осознание» этабы булды: «әй Аллам, нишләдем мин, ике урында бергә ничек укырмын», – дип борчылдым. Беренче 2–3 атнада бик авыр булды: тегендә дә, монда да җитешергә тырыштым, ләкин адаптация этабын узгач, күнегеп, уку процессына кереп киттем.

  Зачетлар, имтиханнар туры килсә, нәрсә эшлисең?

– Әлегә зачетларның һәм имтиханнарның бер вакытка туры килгәне юк. Әйе, бер үк көнне берничә зачет йә экзамен була ала, ләкин алар төрле вакытта, шуңа күрә берсен тапшыргач, башымны башка юнәлешкә «күчереп», икенчесенә барам.

Бу семестрда бер вакытта 2 имтихан туры килергә тиеш иде, ләкин берсенең вакытын күчерделәр. Бу ситуациядә укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә: ике җирдә уку бары тик минем теләгем һәм җаваплылыгым булуына карамастан, алар ярдәм итә, каршы килмәскә тырыша.

Ике җирдә укып үзеңә вакыт каламы?

– Беренчедән, иң яхшы инвестиция – ул үз-үзеңә инвестицияләү. Минем өчен уку – ул үзем өчен уздырылган вакыт.

Икенчедән, укудан да башка шөгыльләрем бар – төрле проектлар тормышка ашырга, тегәм, фигуралы шууга йөрим, машина йөртергә өйрәнәм һ.б. Болар барысы да миңа мотивация бирә, алар минем өчен ял кебек.

Мин кечкенә булганда, әнием: «Перемена занятий есть отдых», – дип әйтә иде. Миңа бу бер дә ошамады: ничек инде ялсыз һәрвакыт эшләргә? Хәзер үзем дә шундый фикердә: берәр әйбердән арам икән, ял итәр өчен, башкасын эшли торам. Мәсәлән, фигуралы шууга шул максат белән йөрим – укудан арып, тренировкага барам. Анда да күп эшләргә кирәк: бер сәгать эчендә нәрсәләр генә өйрәнмисең, ләкин бу эшчәнлекне алмаштыру миңа көч бирә, күңелемне күтәрә.

Ни өчен нәкъ шушы уку юнәлешләрен сайладың?

Минем КФУга 2 юнәлешкә кергәндә төп максатым – профессиональ юнәлешне сайлау иде. Максатка ирешелде дип әйтеп була: хәзерге вакытта мине мәгариф системасында IT технологияләрне куллану һәм укыту робототехникасы (образовательная робототехника – авт.) кызыксындыра. Инде балачактан ук миңа IT, төрле гаджетлар темасы бик ошый иде. Үсә бара бу кызыксынулар мәгариф системасында IT технологияләр куллануны өйрәнүгә китерде.

Ләкин барысы да үзгәрә бара, шуңа күрә мин башка өлкәләр белән дә кызыксынып, профессиональ юнәлешемә төзәтмәләр кертә алам. Бүгенге яшьләр һөнәр сайлаганда гомерлеккә дип уйламый. Хәзерге BANI дөньяда без төрле шартларга әзер булып, профессиональ юнәлешебезне үзгәртә алабыз.

BANI

B – Brittle: тиз ватылучан

A – Anxious: борчулы, мәшәкатьле

N – Nonlinear: сызылмасыз

I – Incomprehensible: ирешмәслек

«ЭФФЕКТИВЛЫК ӨЧЕН СМАРТФОНЫМДАГЫ ТӨРЛЕ КУШЫМТАЛАРНЫ КУЛЛАНАМ»

Барысына да өлгерер өчен нәрсә эшлисең?

– Беренчедән, мин барысына да өлгермим J Теләкләр, максатлар, хыяллар күп, бөтенесенә дә вакыт җиткереп булмый һәм кирәк тә түгел, шуңа приоритетлар куям, кайбер эшләрне «делегировать» итәм. Икенчедән, максатларга ирешер өчен, планнар төзим, эшләрне адымнарга бүләм. Шулай ук эффективлык өчен смартфонымдагы төрле кушымталарны кулланам. Аларга багышлап әле остаханәләр дә әзерлим. Алар турында тулырак социаль челтәрләремнән карап була.

Бүген миңа календарь алып бару бик ярдәм итә. Ул конструкторга охшаган – билгеле төсләр белән төрле чараларны, дәресләрне, эшләрне билгелим. Башкалар аны беренче тапкыр күргәндә: «Бу нинди светофор!», –ди, ләкин бу минем өчен инде күнеккән система, шуңа мин барысын да аңлыйм. Календарьны онлайн форматта алып барганга, кирәкле әйберләрне күчерә, өсти, алып ата алам.

Белгәнемчә, синең үз кием брендың да бар. Аның турында кыскача сөйләп узчы.

– Әйе, без абыем Айзат белән «zamanalif Wear» бренд-проектын эшли башладык. Безнең эшләнмәләрдә латин имласында – заманалифта (бүгенге көндә татар латиницасының иң камил һәм иң уңайлы төре) чигү ясала. 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Заманалиф дип аталган татар латин әлифбасының заманча вариантын кабул итте. Без татар мәдәниятендә һәм тарихында мөһим роль уйный торган һәм үзләрендә тирән мәгънә саклаган татар альтернатив музыкасыннан, татар фольклор җыентыкларыннан өзекләр алып чигү башкарабыз. Заманалифны куллану кызыклы һәм көтелмәгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә: латиницада язылган җөмлә (кеше аны инглиз йә төрек сүзе буларак күрә) укыганда татарча яңгырый.

Безнең үзенчәлегебез бар: киемне заказга тегәбез, шуңа һәр кеше үзе өчен индивидуаль әйбер ала. Заказны ясаучы барысын да үзе сайлый: нинди модель, төс, язу күрергә тели, үзенең үлчәмнәрен җибәрә. Аннан соң без әле бу киемне кемгә булганын да чигеп куябыз!

«Янып беткән» вакытларың буламы? Ул вакытта нишлисең?

– Бик арган чаклар булгалый – мәсәлән, семестр ахырында, дедлайннар артканда һ.б. Монда мин төрлечә эшлим: кайвакыт эшләр санын киметергә тырышам, кайвакыт спорт белән шөгыльләнәм (эмоцияләремне физик күнегүләр аша чыгарам), кайвакыт үземә: «Әйдә, күп калмады, моны тәмамлагач, теләгәнеңне эшләрсең», – дип әйтәм.

–  Эш белән укуны бергә алып бару авыр түгелме? Кайларда эшлисең?

– Җиңел түгел, ләкин миңа бу ошый. Хәзерге вакытта эш урыным – Сәләтлеләр Университеты. Мондагы юлым әле 2019 елда студент буларак башланган иде, аннан соң куратор булдым, хәзер инде Университет порталының техник администраторы һәм яшьләрнең остазы буларак эшлим.

Шулай ук хәзер мин Белем радиосында «Белем энциклопедиясе» һәм «Белем-WiKi» тапшыруларын алып барам. Бу минем өчен бөтенләй яңа тәҗрибә!

Ике җирдә укырга теләүчеләргә син нинди киңәшләр бирер идең?

– Ике җирдә укырга бер дә киңәш итмәс идем. Әгәр инде теләгегез бик зур булса, менә берничә тәкъдим:

1. Нигә ике җирдә укыганыңны аңларга кирәк.

Кайвакыт мондый ритмда яшәү бик нык ардыра, шуңа күрә бу моментларда үзеңнең нигә шулай эшләвеңне аңлау алга этәргеч бирә. Әле моның берничә сәбәбе булса, тагын да яхшырак – мәсәлән, мине уку башында мотивацияләгән фикерләрнең кайберләре минем өчен хәзер инде актуаль түгел. Бу нормаль күренеш – без үзгәрәбез, үсәбез, приоритетлар үзгәрә ала, шуңа күрә үзегез өчен берничә дәлилегез булса, җиңелрәк һәм җайлырак булыр.

2. Ара башлаганда, ләкин эшне барыбер эшләргә кирәк булганда, үзеңнең уку стилен белү яхшы. Мәсәлән, прокрастинациягә китмәс өчен нәрсә эшли аласың һ.б. Мин үзем бушагач, нәрсә эшләячәгемне язып барам. Бу исемлек һәрвакыт күз алдында булгач, үземне шулай мотивациялим.

3. Күп укыйсы була! Шуңа күрә эффектив уку техникаларын белсәң, үзеңә җайлырак булыр. Алар арасында төрле мнемотехникалар, карточкалар белән уку (мин Quizlet’ның зур фанаты), конспектлау ысуллары һ.б. Интернетта алар бик күп, монда төрлеләре белән эшләп карап, үзең өчен иң җайлысын сайлыйсың инде.

4. Коммуникациягә ачык булырга кирәк. Күп аралашасы һәм уртак тел табасы була: укытучылар, төркемдәшләр, деканат белән. Бу кешеләр – синең уку процессында ярдәм итүчеләр.

5. Ике җирдә уку – бары тик синең теләгең. Шуңа күрә синең проблемаларыңны кемдер хәл итәр, дип уйламагыз. Аларны үзең чишәргә әзер бул.

6. Артык зур өметләр баглама.

7. Ял итәргә онытма һәм стресска каршы торырга өйрән! Мин үзем дә әле өйрәнәм генә һәм әлеге сыйфатларым булса, тормышым җайлырак булыр иде.

8. Минемчә, барлык студентларга да кагыла торган мәсьәлә – барысын да соңгы сәгатькә калдырмау һәм эшләреңне планлаштыра белү бик мөһим.

9. Тормышыңнан ләззәт ал, сизгер бул һәм һәр эшнең җаен, көен табарга тырыш.

10. Рәхмәтле бул: Аллаһ Тәгаләгә, әти-әниеңә, туганнарыңа, дусларыңа, гомумән, бу юлдан барырга ярдәм итүче һәм итмәүче һәркемгә!

Блиц-сораштыру:

Эшләрне вакытында тапшыра алмасам…

– Кайгырам һәм тизрәк эшләргә, йә ярдәм сорарга тырышам

Мин белгән иң үзенчәлекле тел ул -?

Ул – татар теле. Һәр телнең үз үзенчәлекләре бар, ләкин минем өчен иң-иңе – минем туган телем.

Акчамы яисә танылумы? Ни өчен?

Иң башта – Аллаһ ризалыгы. Ул булса, Аллаһка тапшырып, икесен дә сайлыйм, чөнки һәр нигъмәтнең бер яктан – хикмәте, икенче яктан сынавы бар.

Иң яратмаган эшем – ул?

Савыт-саба юу. Шуңа безнең өйдә савыт-саба юа торган машина бар!

Синең тормыш буенча шигарең?

– Аллаһ Тәгалә безгә хәл итә алмастай сынаулар бирми. Безгә бирелә торган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев