Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАБЛЕ – ПЕРМЬ ҺӘМ СВЕРДЛОВСК ШӘҺӘРЛӘРЕНДӘ!

Пермь һәм Свердловск өлкәләре шәһәрләрендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре уңышлы узды. “Зур гастрольләр”не Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә “РОСКОНЦЕРТ” дәүләт оешмасы оештырды.
Татарстан коллективы Пермь, Лысьва шәһәрләре һәм Пермь өлкәсенең Барда авылында, шулай ук Свердловск өлкәсенең Михайловск шәһәрендә чыгыш ясады. Бу мөмкинлек РФ Мәдәният министрлыгы инициативасы белән 2020 елның февралендә старт алган “Без – Россия” федераль проектына күрә гамәлгә ашарылды. Россия Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча проектның операторы булып “РОСКОНЦЕРТ” оешмасы билгеләнгән.

“Без – Россия” проекты “Зур гастрольләр” бөтенроссия гастроль-концерт планы кысаларында тормышка ашырыла һәм совет чорыннан соң беренче тапкыр милли коллективларның гастрольләр эшчәнлеген берләштерә. 2021 елда “РОСКОНЦЕРТ” “Зур гастрольләр”гә 28 милли иҗат коллективын, шул исәптән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә кертте.

Гастрольләр кысаларында Татарстан Дәүләт ансамбле киң тамашачыга “Мирас” программасын тәкъдим итте. Аның нигезен ансамбль коллекциясеннән чын шедеврлар – зур тарихлы, чыгышы белән фольклордан булган номерлар, шулай ук яңа вокаль-хореографик композицияләр тәшкил итә. Ансамбль оркестры һәм хоры Пермь һәм Свердловск өлкәләре халкын дәртле татар көйләре һәм җырлары белән таныштырды. Музыкаль өлешне көчле, дәртле, сурәтләргә бай татар биюләре тулыландырды.

“Ансамбль гастрольләре уңышлы узды, моның төп күрсәткече, әлбәттә, безнең тамашачылар. Нинди генә шәһәрләрдә чыгыш ясасак та, без тамашачыларның Татарстан коллективы чыгышларына карата кызыксынуларын күрдек. Без тамашачыларның аралашу, уңай эмоцияләр, матур милли җырлар һәм биюләрне сагынуын аңлыйбыз. Бу бик мөһим”, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков. Ул билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында мондый зур гастрольләрне оештыру җиңел түгел, ул Россия Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына мондый мөһим федераль проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

Бу ел дәвамында ансамбль шулай ук Ханты-Манси автономияле округы һәм Башкортостан Республикасы шәһәрләрендә гастрольләр белән чыгыш ясар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X