Логотип Идель
Белми калма

«ТАТАРЧА ДИКТАНТЫ»ны КЕМ – «5»легә, КЕМ «2»легә ЯЗГАН?

19 октябрьдә узган “Татарча диктант”ның нәтиҗәләре билгеле булды. Аны язучыларның 39 проценты – “4”ле, 25 проценты “3”ле алган. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында диктантка нәтиҗә ясадылар.

Быел әлеге акциядә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданчыгында 190 кеше язган. “Татарча диктант” грамоталы язуга, әдәби татар телен үстерүгә юнәлтелгән. Анда һәркем үз көчен сыный алды. КФУда быел әлеге диктантны К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеа Сәлахова укыды.

Катнашучыларның гомуми саныннан укучыларның 36 проценты диктантны – “5”легә, катнашучыларның 39 проценты – “4”легә, 25 проценты “3”легә язган. Халык мәктәп программасына кергән татар теле кагыйдәләрен яхшы белә, аларда хаталар юк, диярлек. Тик шулай да кайбер вакытта “ө”, “ң”, “ү” хәрефләре язу авырлык тудыра, чит телдән кергән сүзләрне язарга катлаулы, кисәкчәләр, кушма, парлы сүзләрнең язылышы да авырлык белән бирелә, – ди КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова.

Быел диктантның пунктуациясе катлаулы булмаган. Гадәттә, диктантны язучылар кереш сүзләр янында булган, катлаулы җөмләләрдә тыныш билгеләрен төшереп калдырган яки куярга бөтенләй оныткан. Диктантта сүз һәм сүзтезмәләрне болай дип язучылар да очраган: “якын тирә” (дөресе – “якын-тирә”), “гөреф гадәт” (дөресе – “гореф-гадәт”), “фото сүрәт” (дөресе – “фотосурәт”), “хәттә” (дөресе – “хәтта”). Диктант өчен билгеләрне бланкта күрсәтелгән код сүзе буенча табарга мөмкин.

фото КФУ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев