Логотип Идель
Белми калма

«ТАБА» «МЕГА»ДА КЫЗДЫРАЧАК!

Казанда «ТАБА» (бу турыда язма)  белем бирү программасы старт алды. Биредә яшьләр этномәдәни проектларын тәкъдим итә. 8 декабрьдә “МЕГА” сәүдә үзәгендә “ТАБА” (бу турыда язма) яшьләр этно-проектлары акселераторы республика проектының финалы узачак.

Йомгаклау питчингында акселератор катнашучыларының иң яхшы проектларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук танылган спикерлар ачык лекцияләр дә уздырачак. Чарада Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, Татарстанның туризмны үстерү үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкованың катнашуы көтелә.

Питчингта Казаннан Дмитрий Сергеев та үз проекты белән чыгыш ясаячак. Ул Татарстан башкаласында “Тбилиссимо” Грузия мәдәнияте фестивален уздырырга тәкъдим итә. Аның концепциясе буенча Казан уртасында Грузиядәге идеаль ял көннәрен оештырачаклар. Биредә тауларга сәяхәт кылып, хачапури һәм Грузиянең танылган сулугуни сырынан авыз итеп, Грузия халык җырлары һәм биюләрен башкарып булачак. шулай ук яшь дизайнерлар коллекциясе күргәзмәсен күеп булачак.

Казан дәүләт мәдәният институтының 2 курс студентлары Зилә Шәмсетдинов белән Зәйнәп Хәертдинова “дӘРТ” һөнәр һәм дизайн үзәген булдыру концепциясен уйлап тапкан. Әлеге проект дәвамында авыл яшьләре, сәнгать һәм рәсем мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен сәнгать һөнәрләре һәм дизайнер технологияләренә, костюм һәм аксессуарлар тегүгә өйрәтү өчен махсус мәйданчык булдыруны күздә тота. Шулай итеп, әлеге иҗади лаборатория укучыларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итсә, авыл яшьләренең карьера үсешенә дә ярдәм булачак.

Грант ярдәменнән тыш, иң яхшы идея авторлары Мәскәү һәм Сочи шәһәрләрендә узачак Бөтенроссия эшмәкәрләр форумы, Мода атнасында катнашачак һәм үз проектларын тормышка ашыру өчен потенциаль инвесторларны таба алачак.

Исеңә төшерәм, бер ай дәвамында Татарстан районнарынан булган катнашучылар грант проектларын дөрес итеп рәсмиләштерергә, үз идеяләре буенча эш алып барырга өйрәнде. Конкурсның икенче этабына 150 эштән 100е сайлап алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев