РОССИЯЛЕЛӘР МӘХӘББӘТНЕ КАЙДАН ЭЗЛИ?
Россиялеләрнең яртысы мәхәббәтне уртак дуслар арасыннан эзләргә кирәк, дип саный. Ләкин соңгы 7 елда болай дип уйлаучылар саны кимегән. 2013 елда мондый фикердә булучылар саны 60 процент булган. Әлеге сораштыруны Гашыйклар көне уңаеннан Иҗтимагый фикерне өйрәнү Бөтенроссия үзәге уздырган.
Һәр икенче россияле икенче яртыңны дуслар арасыннан эзләргә кирәк, дип уйлый (48 процент). Тиң ярың белән эштә яки укуда танышып була, дип саный сораштыручыларның 30 проценты. Шулай ук мәхәббәтеңне кызыксыну буенча клубта яки секциядә (15 процент) табарга мөмкин, дип санаучылар да бар. Иң кыюлары хәтта урамда танышып булуын кире какмый (15 процент).
Урамда танышу ихтималын респондентларның 15 проценты искәртә, россиялеләрнең 7 проценты үзенең икенче яры белән урамда танышып була, дип ассызыклый. Интернетта танышу мөмкин, дип фикер йөртүчеләр, дип санаучылар 2013 елдан бирле әллә ни үзгәрмәгән. Мондыйлар саны – 12 процент. Респондентларның 5 проценты интернетта танышып, хәзер дә мөнәсәбәтләрдә икән. Сораштырылучылар арасында мөнәсәбәтләре уртак дуслар кампаниясендә (27 процент), эштә яки укуда (24 процент) башланып киткәннәр дә бар.
Респондентларның 94 проценты икенче яры белән 1 елдан артык мөнәсәбәтләрдә икән, уртача – 21 ел. Мондый сораштыру 11 февральдә уздырылган, анда 1600 кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев