Логотип Идель
Белми калма

“Нур”дан – “Тарихи мизгелләр”

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Тарихи мизгелләр” татарча спектакле була. Аны “Нур” балалар театр студиясе куя. Әлеге постановканы Татарстан Икътисад министрлыгының грант ярдәме белән оештыралар.

 - Без бөтен нәрсәне дә хәтердә саклый алмыйбыз. Ләкин узган вакыйгаларның мизгелләрнен хәтерлибез... Постановкада безнең 19 укучыбыз катнаша, аларның һәрберсенең үз образы, үз тарихы. Спектакльдә әле күптән түгел генә студиядә шөгыльләнә башлаучылар да уйный, – ди спектакль режиссеры Марсель Мәхмүтов.

“Тарихи мизгелләр” – сугыш елларындагы тормыш турында балалар хатирәләре хроникасы. Бу – сугышның дәһшәтле моментлары, балачак, дуслык, якын кешеләр белән аралашу җылысы турындагы балалар хатирәләре. “Мизгелләр” нигезендә татар шагыйрьләре әсәрләре белән үрелеп барган тарих ята.

Режиссеры – Марсель Махмутов
Педагог-консультант – Ләйлә Сәлахетдинова
Сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла
Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин

Студиянең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева.
Белешмә:

«Нур» балалар татар театр студиясе 2012 елда Татарстанның Театр әһелләре берлеге тәкъдиме белән ачыла. 7 ел дәвамында аның укучылары үзләрен төрле юнәлештә күрсәтә. “Нур” тәрбияләнүчеләрен телевидение экраннары аша, татар артистлары клипларында, Камал театры спектакльләрендә күреп була.

2015 елда алар – Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк», 2016 елда Антуан де Сент-Экзюпериның «Кечкенә принц» спектакльләрен куя. 2017 елда “Чарли һәм шоколад фабрикасы” әсәрен сәхнәләштерәләр.

Кайчан: 1 июнь


Башлана: 19.00


Керү: чакыру кәгазе белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев