Логотип Идель
Белми калма

МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ: «БДИ БУЛМЫЙ, ДИП СӨЙЛӘРГӘ ӘЛЕ ИРТӘ»

Мәгариф министрлыгы 2020 елда БДИны булдырмый калу турында сөйләшергә әле иртә, - дип белдерә. БДИ булмау мөмкин хәлме? Шулай булса, укучылар уку йортларына ничек кабул ителәчәк?

“2020 елда БДИны булдырмый калу турында сөйләшергә әле иртәрәк”, - фән һәм югары белем  министры урынбасары Андрей Омельчук шулай ди.

Аның фикеренчә, БДИны узлырмыйча, укырга бары тик аттестатның уртача баллы нигезендә дә кабул итүнең үз кимчелекләре бар.  Шуңа күрә мәгариф министрлыгында 2020нче елда имтихан узар һәм кабул итү конкурс нигезендә оештырылыр, дип өметләнәләр.

Кабул итү кампаниясе кайчан башлана?

Омельчук бу турыда: “Соңгы БДИ нәтиҗәләре билгеле булгач та кабул итү кампанияләре үз эшен башлар”, - ди.

Искә төшерик

Моңа кадәр коронавирус таралу ихтималы зур булу сәбәпле, Бөтенроссия укучылар олимпиадасын быел үткәрмәү турында карар кабул ителгән иде.

Яңа план нигезендә, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашып, финалга уза алган барлык укучылар да призёр дип игълан ителә. Укырга кабул ителгәндә аларга өстәмә баллар биреләчәк. Быел мәктәпне тәмамламаучылар үз белемнәрен 2021 елда узачак финалда сынап карый алачак.

Әлеге карарга шатланмаучылар да табылган. Олимпиадаларда катнашмаган укучыларның ата-аналары сүзләренчә, бу карар БДИ нәтиҗәләре белән укырга керүче укучыларның мөмкинлекләрен киметәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев