Логотип Идель
Белми калма

ЭШЛИСЕМ КИЛӘ: ЯШЬЛӘРГӘ БЕРЕНЧЕ ЭШНЕ НИЧЕК ТАБАРГА?

«Эш укуга комачаулый ала.» «Мин бернәрсәне дә белмим!» «Тәҗрибәсез кабул итмиләр...» Эшли башларга теләүче яшүсмернең башында нинди генә уйлар һәм куркулар юк! «Ялкын» журналының әлеге санында эш табу темасына тукталырга булдык. Нинди һөнәрләргә өстенлек бирергә? Эшне кайдан эзләргә? Сиңа, профессионалга кебек карасыннар өчен, нишләргә? Әлеге сорауларга SMM-менеджер, график дизайн һәм SMM курсларының спикеры Эдгар Мавликеев белән ачыклык кертәбез.

ЭДГАР ЮЛЫ

Эдгарга мин болай гына мөрәҗәгать итмәдем: аның белән без «Алтын каләм»нән үк таныш. Инде мәктәптә укыган вакытта ук үзен катнашучы буларак та, оештыручы буларак та күрсәтте. Дизайн ягыннан зәвыклы, текст ягыннан үткен публикацияләре белән хәтердә калды ул. Социаль челтәрләр белән Эдгар инде 6-7 ел шөгыльләнә.

«SMM белән мин 15-16 яшемдә таныша башладым. Моңа кадәр бераз график дизайн һәм текстлар язу белән шөгыльләнә идем. Ул вакытта социаль челтәрләрне алып бару зур җаваплылык сорамый иде. Барысы да тиз эшләнелә иде: фото ясадың, текстыңа смайликлар өстәдең – публикация әзер (хештегларны онытмаска кирәк!)».

Һәрхәлдә, Эдгар гына түгел, Инстаграм да яп-яшь иде: ул вакытта текст сыйфаты, визуаль бизәлеш дигән төшенчәләр бөтенләй юк иде.

Ә Эдгарның инстаграм белән мавыгуы эшкә әверелгән дә куйган:

«Миңа эшне эзләргә кирәк булмады да. Проектлар мине һәрвакыт үзләре таба иде. Бик күп җиргә чакырдылар», – дип сөйләде ул. Тәкъдимнәр арта барган саен, «выгорание» халәте дә аңлашыла башлый. «Соңрак мин бар проектларга да ризалашмаска булдым. Чөнки эшне күбрәк алган саен, үз эшеңне яратмый башлавың да мөмкин», – ди Эдгар.  

Ә яраткан эшеңне ничек табарга соң?

ЯҢА ҺӨНӘРЛӘРДӘН КУРЫКМА!

Басымны яңа, әле генә барлыкка килгән һөнәрләргә ясарга кирәк, ди Эдгар. Тик-Ток менеджер? Копирайтер? Онлайн-мәктәп укытучысы? «Әлеге һөнәрләр минем өчен түгел», дияргә ашыкма. Яңа һөнәрләрнең плюсы нәкъ шунда – син башкалар белмәгән күнекмәләрне куллана аласың, сине бар җирдә көтәләр». Эдгарның «Ялкын» укучыларына киңәше менә нинди: IT өлкәсендә тәҗрибә алырга. Эдгар сүзләренчә, бу юнәлештә ирекле вазыйфалар елдан-ел арта гына бара.

БАШКАЛАР СИНЕ КҮРСЕННӘР

«Үзеңне күрсәт: сине республикада белергә тиешләр! Бәйгеләр, фестивальләр, форумнар һәм башка чараларда катнаш. Аларны Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Молодёжь России» системасының социаль челтәрләрендә таба аласың». Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырма, ди Эдгар: нәкъ шундый мохиттә син яңа кызыклы кешеләр белән таныша аласың. Аның фикеренчә, форумнарда дуслашкан фикердәшләреңне киләчәктә үз командаңа чакырып булачак. Яки алар чакыра алалар.

ЭШНЕ КАЙДАН ТАБАРГА?

Иң җиңеле – интернеттан, әлбәттә. Эдгар сылтамалар белән дә уртаклашты:

«Inde» һәм «Enter» – атна саен «яңа табадан төшкән» вакансияләр чыгып тора.

«Работа в Казани» – текә компанияләр һәм проектларның яңа вазыйфаларын туплый торган телеграм-канал.

«HeadHunter» – эш табу буенча Россиядә иң популяр сервис.

«Работа.ру» – «headhunter»га бик охшаган сайт, ләкин биредә «hh»да булмаган вакансияләрне дә табып була

«Популяр эш эзләү сайтларының минусы да бар: эш яллаучыларның кайберләре сервисларда мөһим әйберләр турында әйтмичә калдыралар», – ди Эдгар. Шуңа күрә компания турында башка кешеләрдән сораштыру комачауламас – нәрсәгә әзер булырга кирәклеген тиз аңлаячаксың. Шулай ук, кирәкле мәгълүматны ВКонтакте төркемнәре, интернетта булган басмалар, телеграм-каналлар аша табып була (Телеграм аша турыдан-туры директор белән элемтәгә кереп тә була хәтта).

ТӘҖРИБӘМ ЮК: НИШЛӘРГӘ?

Ярдәмгә стажировкалар килә! Стажировка вакытында син хезмәтнең тәмен беләчәксең, бар кимчелекләре белән танышачаксың. Бу эш белән шөгыльләнергә телисеңме-юкмы? Анысы да ачыкланачак.

Кайсы компаниядә эшлисең килә? «Google»? «Сбербанк»? Ә бәлки, «Ялкын»дыр? Эдгар урта яки югары компанияләрдән башларга киңәш итә. Әлеге проектның социаль челтәрләренә язылу һәм аларны күзәтеп баруны да хуплый. «Әгәр кызыклы вазыйфага әзер булсаң, почтага хат яки турыдан-туры Directка яз. Синең кандидатураңны ошатсалар, әлбәттә, эшкә алырга тиешләр. Кисәтү: стажировка бер айдан артырга тиеш түгел, һәм ул күпчелек очракта түләнми!»

НӘТИҖӘ

Кайбер яшьләр:  «Башта укырга кирәк, укып бетергәч эшләрмен», – дип уйлый. Әмма яраткан эшең көтеп тормый: синдә булган сәләтләр ташып чыгарга гына тора, алар җәмгыятьтә үз урынын эзли! Үзеңә туры килгән эшне таныр өчен, төрле җирләрдә эшләп карарга киңәш итәбез! Беренче адымны ясарга курыкма! ♥

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев