Логотип Идель
Белми калма

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ БУЛАЧАКМЫ, ЮКМЫ?

Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен тишенчә бәйрәм итә алмаган чыгарылыш сыйныф укучыларын борчыган сорауларның берсе: чыгарылыш кичәләре булачакмы? Җавап безнең язмада.

Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен укучылар БДИны тапшырып бетергәннән соң оффлайн форматта уздырырга тәкъдим итә. Бу турыда министр Сергей Кравцов хәбәр итте.

– Без БДИдан соң чыгарылыш кичәләрен уздырырга ниятлибез. Ул башка еллардагы кебек үтәр, дип уйлыйбыз. Бу турыда Роспотребнадзор белән киңәшләштек.

Министр шулай ук 27 июнь көнне 11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе булачагын да искәртә, анысы инде онлайн узачак.

Кравцов чыгарылыш кичәләренең Роспотребнадзор таләпләрен искә алып кына уздырып булачагын да әйтеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев