Логотип Идель
Белми калма

БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН МАХСУС ПРОЕКТ: НӘРСӘ УЛ?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итәргә берничә ай калды. Шул уңайдан, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы “Җиңү турында 75 факт” дигән проектын башлап җибәрә. 24 февраль – 9 май аралыгында көн саен Бөек Ватан сугышы һәм Совет халкының батырлыклары  турында төрле фактлар пәйда булачак.

Әлеге проектның башлану вакыты да юкка гына сайлап алынмаган. 24 февральдән, Җиңүне бәйрәм итәргә нәкъ 75 көн вакыт кала.

Шушы проект вакытында Яшьләр министрлыгының социаль челтәрләрендә, сайтында төрле фактлар урын алачак. Шулай итеп, яшьләргә сугыш китергән югалтуларның масштабын, Совет халкының батырлыгын кабаттан күрсәтергә телиләр. “Җиңү турында 75 факт” хәтерне кабаттан яңартырга, тарихи вакыйганың никадәр зур бәягә ия икәнлеген күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы:

– Истә тотар өчен, белү кирәк. Шуңа да без сугыш турында ачык һәм дөрес итеп сөйләргә кирәк, дип саныйбыз. Шулай итеп, безнең халкыбыз, бабаларыбыз нәрсә аша узганын, нинди көч һәм корбаннар таләп иткәнен, безгә тормыш һәм аяз күк йөзе бүләк иткән Җиңү турында сөйләячәкбез.

Әлбәттә, бу проект 9нчы май белән генә тәмамланып калмаячак, ул дәвам итәчәк. Аннары министрлык тарихчылар белән бергә махсус мәгълүмати-мәгърифәтчелек проектын башлаячак. Ул быелгы балалар лагерендагы профильле сменалар программасына керәчәк. Шулай ук яшьләр үзәкләре, яшүсмер клублары мәйданчыкларында да кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев