Логотип Идель
Белми калма

«БИКАФЕСТ»та КАТНАШЫРГА АШЫК!

“БикаФест” - “Сәләт” клубы һәм “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырыла торган республикакүләм музыкаль-поэтик фестиваль. Ул инде 2001 елдан бирле уздырыла. Рөстәм Тәлгать улы Бикмуллин “Сәләт”нең якын дусты, фестиваль аның исемен мәңгеләштерү максатын күздә тотып уздырыла һәм аның исемен йөртә. Төрле елларда “Бикафест”та җиңүчеләр арасында бүгенге көндә танылган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина кебек җырчылар, Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхәв кебек шагыйрьләр бар.

Кайчан, ничек уза?

Бәйге ике этапта уза: 1 этап – портфолиолар тапшыру этабы, 2 этапка  жюри тарафыннан иң яхшысы, дип сайлап алынган катнашучылар чакырыла.

Беренче этап 22 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Ә инде сайлап алу этабы 7 декабрь көнне Казанда узачак. 8 декабрь көнне “Сәләт” йортында фестивальнең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Нинди номинацияләрдә катнашырга мөмкин?

Анда 12-22 яшьтәге катнашучыларның чыгышларын күрергә мөмкин булачак. Алар:

– “Иң оста автор-башкаручы”;

– “Иң оста коллектив”;

– “Татар халык җырын иң оста башкаручы”;

– ”Татар композиторларының әсәрен иң оста башкаручы”;

– “Үз әсәрен яттан иң оста укучы”;

–  “Башка автор әсәрен яттан иң оста укучы” кебек номинацияләрдә көч сынашачак.

Тагын нәрсәләр көтелә?

 Фестивальдә кызыклы остаханәләр дә узачак.  Катнашучылар  үзләрен күрсәтү белән беррәттән, яңа белем дә туплый алачак.

Катнашу өчен нишләргә?

Катнашу өчен http://selet.biz сайтына кереп, гариза тутырырга,үзеңнең порфолиоңны тәкъдим итәргә кирәк. Аннан инде сабыр гына чакыру килгәннен көтәсе кала! Әгәр син җырларга яки шигырь сөйләргә яратасың икән, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев