Логотип Идель
Белми калма

БДИга ГАРИЗАНЫ КАЙЧАН ТАПШЫРАСЫ?

11нчеләргә киләчәкләрен хәл итәргә 21 көн генә вакыт калды. Чөнки быел БДИда катнашу өчен укучыларга гаризаларны 1нче февральгә (бу көнне кертеп) кадәр тапшырырга кирәк.

Бу уку елында имтиханнар, традиция буенча, өч этапта узачак:

– алдан тапшыру (20 март – 13 апрель);

– төп (25 май – 29 июнь);

– өстәмә этаплар (4-22 сентябрь).

Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар БДИны алдан тапшыру этабында һәм төп этапның резерв көннәрендә тапшыра. Быелгы чыгарылыш укучыларының ике имтиханы бер көнгә туры килсә, ул берсен резерв көннебирә ала. Экстерн рәвештә белем алучылар, урта һөнәри уку йортында якичит ил белем бирү оешмаларында укучылар имтиханны алдан тапшыру этабында тапшыра ала.

Гаризада син тапшырасы имтиханнарны күрсәтергә кирәк. Биредә чикләүләр юк. Гадәттәгечә рус теле һәм математика – мәҗбүри предметлар. Быелгы чыгарылышлар математикадан йә база, йә профиль дәрәҗәсен генә сайлый ала. Мәктәпне былтыр тәмамлаучыларга исә профиль дәрәҗәсен генә сайлау мөмкин.Башка предметларны укучы үз теләге буенча үзе сайлый.

Гариза тутырганда йә үзеңнең, йә әти-әниләреңнең паспорты кирәк була.Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучыларгабелем алу турындагы документларның төп нөсхәсе яки расланган күчерелмәләре таләп ителә. Урта һөнәри белем алучылар да үз уку йортларыннан белешмә алып килергә тиеш.

БДИ тапшыру срокларын бары тик бик мөһим сәбәпләр (алар документ рәвешендә расланганда)булганда гына, үзгәртергә мөмкин. Бу очракта гаризаны дәүләт имтихан комиссиясенә тапшырырга кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев