Логотип Идель
Ачыш

«ЯЛКЫН» ТӘКЪДИМ ИТӘ: ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ФИЛЬМНАР

«Ял көннәрендә яки буш вакытта нинди фильм карарга икән?» дигән сорау кино сөючеләрнең башына хәзер килми дә диярлек. Махсус чыганаклардан җаның теләгән, кәефеңә туры килгән фильмнар җыелмасын тиз табып була. Татарстан киносын аерым алсак, республикада да соңгы елларда киноиндустрияе үсеше  бар көченә алга ыргыла. Элек «Татарстанда кино бармыни ул?» дигән сорау еш яңгыраса, бүген инде,  аның ныклы үз урыны бар, дип әйтә алабыз. Кинотасмалар арасыннан  яшь буынга кызыксындыра, уйландыра, илһамландыра торган кинолар тәкъдим итәргә була.

Безнең фильмнарда, жанрына карамастан, әхлак, милләтара диалог, тормыш кыйммәтләре темасы еш күтәрелә. Менә алар:

«Хәлимә» (режиссёры – Юлия Захарова)

Фильм Казанның элиталы мәктәбендә белем алучы бер кыз турында. Уку йортында ыгы-зыгы: укучылар, чит илдә стажировка алу өчен, грант отарга омтыла. Башта Хәлимәне беркем күрми дә, белми дә. Аның дөньяга, дингә карашлары замана яшүсмерләренекенә шактый каршы килә, Хәлимә «ала карга»га әйләнә. Тирә-юньдәге көнчелек һәм түземсезлек яман хәлләргә китерә...

Режиссёр Юлия Захарованың бу –  дебют фильмы. Андагы проблематика Татарстанда гына түгел, дөньякүләм бик актуаль. Ә яшүсмерләр мондый вакыйгаларны аеруча ачык чагылдыра.

Фильм күп кенә кинофестивальләрдә үзен танытып өлгергән. Соңгы яуланылган дәрәҗәсе – Calcutta International Cult Film Festivalдә «Дин турында иң яхшы фильм» номинациясендә җиңү.

https://www.youtube.com/watch?v=8w2GxFYdy2A

Кайда карарга була: интернет киңлекләрендә.

 

«Половинки» (режиссёры Байбулат Батулла)

Фильм үзенчәлекле «мәхәббәт өчпочмагы» турында сөйли. Өйләнергә йөргән Женя исемле егеткә гаҗәеп рәвештә бөтенләй таныш булмаган бер кыз ябышып кала. Аны ничек кубарып алырга? Сөйгәненә ничек өйләнергә? Синнән беркая да китә алмаган кыз белән ничек яшәргә?

Фильмның премьерасы «Кинотавр»да булган, ул шунда ук күпләрнең күңелен яулап алган. Байбулат Батуллинның әлеге кино эше – «Короче» кыска метражлы кино фестивалендә жюриның махсус бүләге иясе.

https://www.youtube.com/watch?v=ln9DopnKP9k

Кайда карарга була: интернет киңлекләрендә.

 

«Мулла» (режиссёры Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров)

Әлеге фильм татар әдәбияты классигы Туфан ага Миңнуллинның  үтә дә тәэсирле «Мулла» әсәре буенча төшерелгән. Ул тормышның күп кенә мәсьәләләрен үз эченә алган: монда югалып бара торган авыллар да читтә калмаган, шул җирлектәге халыкның тәрбиясе дә, гомумән, кеше тормышындагы сайлау мөмкинлеге һәм аның иң әһәмиятлесен булдыра алган  кадәр иртәрәк башкару турында бу кинотасма. Шактый җитди булса да, монда һәркем үзенә нидер таба ала.

«Мулла»ны Казанда, Кыргызстанда, Чиләбе өлкәсендә, Казахстанда күреп бәяләделәр. Аның янчыгында «Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм Авангард» халыкара фестивалендә җиңүе, «Алтын сармат арысланы», быелгы Казан кинофестивалендә Президентның махсус бүләге һәм «Тулы метражлы фильмга иң яхшы режиссура» номинациясендә җиңүе бар.

https://www.youtube.com/watch?v=u0B4gwapr2o

Кайда карарга була: милли кино көннәрендә, интернет киңлекләрендә.

 

«Күзалла» («Представь»; режиссёры Илшат Рәхимбай)

2 авыл, 2 дин, 2 рухани, 1 Тәңре һәм 1 үлем. Мулла белән поп күрше авылларда яши. Аралары бик якын, азан хәтта чиркәүдә дә ишетелә. Бу фильм ике параллель сукмаклар кисешкән көн турында. Ул онытылган кыйммәтләр, кешелекле булу турында.

Яшь режиссёрның әлеге кинотасмасы бүген Татарстанның иң бай фестиваль тарихына ия фильмыдыр, мөгаен. «Күзалла»ның яулаган үрләре:

- Казан халыкара мөселман киносы фестивале (ТР Президентының «Кино сәнгатендә гуманлылык өчен» махсус бүләге);

- Toronto muslim film festival (Канада, Торонто; шорт-лист);

- «Свет Миру» Халыкара кинофестивале (Ярославль; II дәрәҗә лауреат);

- Religion today film festival (Италия, Тренто; «Иң яхшы саундтрек» номинациясендә җиңү);

- People and religion film festival (Италия; шорт-лист);

- Red cross film festival (Болгария; шорт-лист);

- «Вижу Бога» Халыкара кинофестивале (Мәскәү; суперфиналист);

- Chhatrapati Shivaji International Film Festival (Һиндстан; «Иң яхшы кыска метражлы фильм» номинациясендә җиңү);

- Dhaka film festival (Бангладеш, Дхака; шорт-лист);

- Spirituality, Religion, and Visionary International Film Festival (Индонезия, Бали; Халыкара бүләк);

- San Mauro Film Festival (Турин, Италия; шорт-лист).

https://www.youtube.com/watch?v=NvZJOl5SZm8

Кайда карарга була: интернет киңлекләрендә.

 

Рәхәтләнеп хозурланыгыз, дуслар!


Регина Шиһабетдинова,


«ТатарКино» оешмасының матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев