Логотип Идель
Ачыш

«ТАТАР КЫЗЫ-2018» МАШИНАДА ҖИЛДЕРӘЧӘК! (фото, видео)

«Бу тышкы матурлык конкурсы түгел, бу – эчке, рухи матурлык бәйгесе». Әлеге сүзләр «Татар кызы – 2018» башланганчы да, аның дәвамында да берничә тапкыр кабатланды. 16 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында төрле төбәк һәм хәтта төрле илләрдән килгән татар кызлары Гран-при өчен «көрәште». «Татар кызы-2018» исемен алучыга оештыручылар таҗ һәм автомобиль вәгъдә иткән иде!

Сәхнә арты

Кызлар бизәнә, төзәнә, ә күңелләрендә бер генә уй: «Ничек кенә чыгыш ясарбыз да, Гран-при кемгә генә тәтер?» Оренбургтан килгән Илнара Надыйрова дулкынлануын яшерми. Без сорау биргәндә аңа сөрмә сөртәләр иде. Ул  күзләрен йомган килеш:

– Мондый зур сәхнәдә дөньяның төрле почмакларыннан килгән татарлар каршында чыгыш ясау куркыта да,  дулкынландыра да, – ди. – Иң зур теләгем – биредәге кызлар белән алга таба да аралашып торырга, кунакларга йөрешергә, кем җиңсә дә, дус калабыз, дип сөйләшеп куйдык инде, – диде.

Екатеринбургны тәкъдим итүче, медицина университетында белем алучы Альмира Таҗетдинова «җиңәргә дип килмәдем» ди:

– Финал түгел, ярымфиналга да узармын дип уйламаган идем, Гран-при да миңа эләгер дип уйламыйм, минем биредә булуым – үзе үк зур җиңү. Бүген иртәнге 6дан бирле аяк өстендә. Үземне чыгыш ясауга 98% ка әзер дип саныйм.











Сәхнә

Чара бер минутлык тынлык белән башланып китте. ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстанның бүген олы югалту кичерүен искәртеп узды һәм беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваны торып басып искә алырга чакырды:

– Кызларыбыз! – дип мөрәҗәгать итте ул, – Сәкинә ханым кебек үз гаиләгезне, туганнарыгызны, дусларыгызны яратып яши белсәгез, чын мәгънәсендә матур һәм чын татар кызлары булырсыз. Сәкинә апаның китеп баруы – безнең өчен зур югалту.

«Татар кызы» бәйгесенә нигез салучы Лена Колесникова үз чыгышында бәйгенең беренче тапкыр Казанда узуын әйтеп үтте.

– Әлеге проектның әһәмияте бик зур, ул бөтен дөнья татарларын берләштерә, таныштыра, дуслаштыра, – диде ул. – Сәхнәгә чыккан һәр кыз белән горурланып була, алар – бәйгедән соң да үз төбәкләрендә татар халкының мәдәниятен, телебезне үстерүчеләр һәм саклаучылар, – диде ул.

«Татар кызы-2018» берничә турдан торды. Анда кызлар үзләренең татар мәдәниятен белү дәрәҗәсен дә, үз төбәкләрендәге татар ядкәрләре белән никадәр таныш булуларын да, сүзгә осталыкларын да, милли йолаларыбыз турындагы белемнәрен дә сынап карады.

Бәйгене Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Артур-Марат кебек танылган җырчылар, ТР дәүләт җыр һәм бию, “Казан” бию ансамбле чыгышлары бизәде.

Һәм, ниһаять, көтеп алынган мизгел! «Татар кызы-2018» исеменә кем лаек дип табылды икән? Васил Шәйхразиев  җиңүче кыз исемен әйтер өчен конвертны ачар алдыннан:

– Мондый кызларыбыз булганда милләтебез мәңге яшәр, – диде.

Шулай ук кызларның әти-әниләренә аерым рәхмәтләрен җиткерде. Һәм озаклап, тәмен белеп АНЫҢ исемен атады: ҖИҢҮЧЕ КЫЗ – УДМУРТИЯДӘН КИЛГӘН ДИЛӘРӘ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА!

Диләрә күз яшьләре аша: «Әти-әнием, әби, бабаем, мин сезнең барыгызны да бик яратам. Оештыручыларга, безнең белән эшләгән һәркемгә зур рәхмәт. Татар телен яратып, бергә бердәм булып яшик»,– диде.

[embed]https://youtu.be/L_YOhX2mr5w[/embed]



“Иң нурлы кыз” — Альмира Таҗетдинова, Екатеринбург

“Иң тырыш кыз” — Зәринә Шаһиәхмәтова, Красноярск

“Моң чишмәсе” — Әдилә Зәбирова, Мәскәү

“Иң серле кыз” — Динә Абдрахманова, Казахстан

“Иң нәзәкатьле кыз” — Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия

“Иң сөйкемле кыз” — Резидә Мигранова, Чиләбе

“Иң нәфис кыз” — Диләрә Кәримова, Ульяновск

“Иң уңган кыз” — Ләйсинә Борһанетдинова, Киров

“Иң шаян кыз” — Ләйлә Мусаева, Әстерхан

“Иң камил кыз” — Зиләрә Кәримова, Литва

“Иң зирәк кыз” — Илнара Надыйрова, Оренбург

“Милләткә тугры кыз” — Энҗе Бәйрәмова, Австрия

“Иң илһамлы кыз” — Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе

“Иң ялкынлы кыз” — Гүзәл Габдрахманова, Татарстан
















































Зилә САБИТОВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев