"ШАЯН-ТВ" – БАЛАЛАРГА БҮЛӘК ӘЗЕР!

Ниһаять, татар (һәм татар булмаган!) балаларына зур бүләк әзер. Ул матур тартмага салынып, аллы-гөлле тасма белән бәйләп куелды. Шул тасманы без бергәләп 12 ноябрь көнне чишәчәкбез! Тартма эчендә нәрсәләр булыр икән соң?

Тартма дигәнебез, чынбарлыкка туры килә бит! Телевизорны сез дә шулай атыйсызмы? Менә шул "тартма"да 12 ноябрь көнне өр-яңа балалар каналы эшли башлаячак! Дөрес, “Шаян- ТВ” каналы ТНВда 1 февральдән бирле эшли инде, әмма әлегә кадәр аны  тәүлегенә 30 минут кына карарга мөмкин иде. 12 ноябрь көнне исә тәүлек буе үз эшен алып бара торган балалар өчен татар телендә беренче телеканал ачыла. Бу турыда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев хәбәр итте.

– Төп максатларыбызның берсе – балалар өчен татар мохитен тудыру, – ди каналның башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова. – Канал тулысынча татар телендә эшләячәк. Бары тик бер тапшыру – «Бергәләп өйрәник» кенә рус һәм татар телләрендә бара, чөнки балалар анда татарча яңа сүзләр өйрәнәчәк.



Тиздән телеканалның сайтын да эшли башлар дип көтелә. Shayantv.ru дип исемләнгән сайт балаларның күңеленә хуш килерлек итеп эшләнгән. Сайтка килеп керү белән үк без татар мохитенә эләгәбез. Татарча көй яңгырый башлый һәм каналның төп герое Шаян үзе кунакларны каршы ала. Биредә аның белән сөйләшеп алырга да, уеннар уйнарга да мөмкин. Шулай ук сайтта онлайн режимда “Шаян-ТВ”ны да карап булачак.

Каналда 20 дән артык тапшыру күрсәтеләчәк. “Алар арасында тәрҗемә ителгәннәре дә бар, каналның иҗат төркеме тарафыннан эшләнгәннәре дә шактый. Тәрҗемә мультфильмнар, мәсәлән, башта балаларга күрсәтелде, аларга иң ошаганнарын без үзебездә булдырып, аларны тәҗемә иттек, – ди телеканал хезмәткәрләре. – “Шаян- ТВ”ның көндәлек эше балаларның татарча сөйләм телен камилләштерүгә, мультфильм, тапшырулар аша туган телгә кызыксындыру тудыруга юнәлтелгән”.



Кем ничектер, ә “Ялкын” “Шаян”ны бик ошатып кайтты һәм аңа зуу-уу-уур ЛАЙК куйды. Димәк, 12 ноябрь көнне 12:00 сәгатьтә бергәләшеп “Шаян-ТВ” ны кабызабыз, килештекме? ;-)

Зилә Сабитова,


Михаил Захаров фотолары


 

"ШАЯН-ТВ"ның төп алып баручылары белән танышасың килсә, монда бас!

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 август 2019 - 15:57
    МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ... Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...
    42
    0
    0
  • 22 август 2019 - 16:22
    УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
    28
    0
    0
  • 6 август 2019 - 09:47
    «ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН...» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА ***
    Ә гомерләр үтте китте,
    Ә син китмәдең һаман.
    Калбемнең иң тирәнендә
    Күмелеп калдың бер заман.
    Ул көнне әле хәтерлим,
    Түп-түгәрәк ай яна.
    Гитарада уйныйсың син,
    Тыңлатып җырлар яңа.
    Яңа җы...
    18
    0
    0
  • 20 август 2019 - 21:30
    ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ) Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
    16
    0
    0
  • 25 июль 2019 - 12:01
    Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдиновадан рецепт: КАЙМАК ҺӘМ ЧИЯЛЕ ТАРТ! Дуслар! Ә сез ашарга пешерергә яратасызмы? Димәк, безнең яңа рубрика сезнең өчен. Биредә күпләргә таныш блогер, Instagram челтәрендә татарча популяр аш-су блогы алып баручы Рәфилә Шәмсетдинова сезне б...
    14
    0
    0
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    9
    0
    0
  • 12 август 2019 - 11:51
    ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ! Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак и...
    8
    0
    0
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019