Логотип Идель
Ачыш

ХОГВАРТСКА - ҖӘЯҮ

Тылсым мәктәбе Хогвартска бару өчен 9 һәм ¾ платформасыннан поездга утырып китәргә кирәклеген бөтен кеше белә. Тик син Лондонда түгел, ә Ванкуверда яшәсәң нишләргә?

Канаданың Ванкувер шәһәрендә торучы 11 һәм 12 яшьлек кызлар уйлап та тормаган – тиз генә план төзегәннәр дә, Лондонга качарга карар кылганнар.



Җирле полиция бүлегенең Facebook тагы рәсми аккаунты хәбәр иткәнчә, ике ахирәт әти-әниләреннән бергә кунарга рөхсәт сораганнар. Үз дигәннәренә ирешкән кызлар төн җиткәнен көтеп, хәйләкәр ниятләрен тормышка ашырырга тотынганнар.

Кыю кызлар белән сокланасы гына бит, әмма алар утырган автобусның йөртүчесе Эд Болеак төн уртасында үзләре генә йөргән кызларны күреп, борчуга калган, һәм, аларны утыртып, полициягә хәбәр биргән.

Нәтиҗәдә автобустан төшеп калган тукталышта аларны инде полиция хезмәткәрләре көтеп торган. Кызларда узачак юллары билгеләнгән карта табып алганнар.

“Ялкын”да шушы уңайдан берничә соравы туды:


1. Хогвартс хатларын кызлар кая яшергән?


2. “Төнге рыцарь” Ванкуверда ни эшләп йөргән һәм аның йөртүчесе ник кызларны полициягә тапшырган?


3. Ванкувердан Лондонга фестраллар ничә сәгать оча?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев