Логотип Идель
Ачыш

«ДУСЛЫК»ТА - ТАТАР ГЕРОЙЛАРЫ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Җәйге каникуллар, әлбәттә, лагерьдагы яллар белән дә истә кала. Әнә, Казанның «Дуслык» лагерена Россиянең 19 төбәгеннән яшьләр җыелган. Араларында хәтта чит илдән килүчеләр дә бар икән! Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Курган, Әстерхан, Түбән Новгород, Киров, Ульян өлкәләреннән килгән егет-кызлар ял итә быел «Дуслык»та.

Әлеге лагерьның белем бирү профиль сменасы татар геройларына багышланган. Америка комикслары, фильмнары балалар дөньясына шулкадәр тирән үтеп керде. Алар хәтта милли татар әкиятләре геройларын да оныта башлады. Шуңа да бу лагерьда Шүрәле һәм Су анасы малайлар һәм кызлардан ярдәм сорый. Лагерьда ял итүчеләр исә татар әкиятләре геройларын чякларга һәм татар телен коткарырга тиеш. Шуңа да лагерьдагы һәр отряд үзенең татар супергероен уйлап таба, аның исеме белән үз төркемен атый. Араларында «Яшь малай», «Йолдызмэн», «Чәк-чәк мэн», «Әтәчмэн», «Түбәтәймэн», «Суперпилмән» дигән төркемнәр дә барлыкка килгән.






Лагерь 10 белем бирү юнәлешенә бүленә:

ирекле булышчылар, социаль эш;
экология;
туризм;
спорт;
мәдәният;
медиа;
IT-технологияләр;
хокук;
туган якны өйрәнү, археология, тарих;
татар теле.

«Дуслык»тагы татар геройлары сменасы 4 периодка бүленә: танышу, омтылу, уйлап табу һәм яклау.

Смена дәвамында катнашучылар Татарстанның дәүләт ведомстволары, иҗтимагый оешма, ирекле булышчылар берләшмәләре, иҗади коллективлар, спорт учреждениеләре эшчәнлеге белән таныша. Шулай ук татар халкының милли йолалары да читтә калмый.

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары



































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев