Логотип Идель
Ачыш

БӨТЕН ДӨНЬЯ татарча яза!

27 октябрь көнне БӨТЕН ДӨНЬЯ татарча яза! Әйе, дустым, син дөрес укыдың: әлеге көнне Россиянең төрле өлкәләрендә һәм Җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез (башка милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп катнаша ала) ТАТАРЧА диктант язачак.

“Яз” дип исемләнән әлеге проект Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан инде өченче тапкыр оештырыла.

- Безнең максатыбыз – туган телебезгә ихтирам уяту, татар телен кулланучыларның даирәсен киңәйтү. Милләтләргә һәм диннәргә аермыйча, һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала”, - ди ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев.

Быел татарча диктант 25 илдә һәм 60 төбәктә узачак. Чарада беренче тапкыр катнашучылардан Ростов-на-Дону, Калининград, Удмуртия, Мордовияне һәм Канада, Төркия, АКШ, Литва, Франция, Австрия, Беларусь, Италия, Бөекбритания, Болгария илләрен атап узарга мөмкин.

Казанда исә диктантны югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, китапханә һәм мәктәпләрдә язачаклар. Ә инде төп язу урыны булып, гадәттәгечә, КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур, 2) калачак.

Елдгыча диктант текстлары итеп әдәбиятыбызның классик язучылары әсәрләре алына. “Быел Абулла Алиш һәм Гаяз Исхакый әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез, - ди оештыручылар, - аларның быел юбилей еллары да әле”. Нәкъ менә кайсы әсәрләр тәкъдим ителәчәге дә билгеле: ул Г. Исхакыйның “Көз” һәм А.Алишның “Нечкәбил” әсәрләре.

- Текстлар филологлар тарафынан ике вариантта - кирилл һәм латин графикаларында әзерләнә. Әгәр барып язу мөмкинлеге булмаса, теләге булган кеше Татар-информ сайты яки, Татар конгрессы сайтларына кереп, сөтле чәй эчә-эчә үзлектән яза һәм шунда ук тикшерә дә ала , - ди чараны оештыручыларның берсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, - узган елны үзем дә яздым. “Диктант” мине бераз шүрләтә торган сүз. Мәктәптә укыганда бердәнбер “4”лем рус теленнән иде. Дөресен әйтәм: авыр язылды. 3-4 хатам бар иде, шулай да тикшерүчеләр миңа “5”ле куйды.

Тагын бер яңалык: быел диктантны язар алдыннан, 26 октябрь көнне татар теленең кагыйдәләре тупланган сайт ачылыр дип көтелә. Анда кереп, һәр кеше, белемнәрен яңартып һәм баетып чыга алачак (deres.tatar).





Сүз уңаеннан, бер хатасыз язучылар быел аерым бүләкләнәчәк. Язылган диктантларны тел белгечләре тикшерә. “Нәтиҗәләр ноябрь ахырында билгеле булып, бүләкләү декабрь башларында узар”, - дип вәгъдә итә оештыручылар.

diktant.tatar әлеге сылтама аша узып, үзегезгә иң якын урынны сайлап алырга һәм анда барып белемнәрегезне тикшереп кайтырга мөмкин.

Фактлар:
- “Татарча диктант” дөнья буйлап 272 ноктада уза;
- Теләгән кеше онлайн рәвештә яза ала (татар конгрессы, татар-информ сайтлары аша);
- Текстлар кирилл һәм латин графикларында языла;
- Катнашкан һәр кешегә сертификатлар тапшырыла.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев