Логотип Идель
Ялкын

АЧЫК ТӘРӘЗӘЛӘР КӨНЕ

Үзе космонавт та түгел, ә оча. Очучы да түгел, ә күп вакыты һавада уза. Аңа сирәкләр игътибар итә, әмма ул барысын да күрә. Кем ул, беләсезме?! Яңа танышыбыз- КАРЛСОН. Без шулайрак дип фаразладык, үзе исә спайдермен да кебек.

 

Безнең редакция тугызынчы катта һәм гадәттә безгә кунакка тәрәзәдән керүчеләр юк. Юк иде, дөресрәге... Бер көнне шулай кинәт кенә Карлсон килеп кермәсенме! Төрле клоуннар еш булгалый бездә, әмма бу яңа таныш шаккатырды.


СПАЙДЕРМЕННАР ГУЛЛИВЕРЫ


Альпинизм 1Төс-кыяфәте буенча аңлашыла иде барысы да: һәр Карлсон кебек ул да җирән һәм ишектән керергә яратмый. Шунысы кызык, аркасында пропеллеры юк, аның каравы җепләр-канатлар бихисап. Шулар белән ялт-йолт кына идарә итә дә, аска-өскә, уңга-сулга йөргәләп тора, күреп кенә өлгер. Без шулай игътибарсыз уздырыр идек, үзе беренче булып дәшмәсә. Ачык тәрәзәгә килде дә, чәй белән варенье сорады. Үзе гел күзәтә: сездә, ди, күңелле икән, шуңа чәегездән авыз итәргә шушы тәрәзәне сайладым да инде. Аллаһның рәхмәте, өстәлебез буш тормый, сыйладык... бераз аңыбызга килгәч, бераз курку басылгач, бераз аңлый башлагач. Юкса, шулай тик кенә язып утырганда, тугызынчы кат тәрәзәсеннән берсе дәшсен әле...


Ә кунак күңелле генә булып чыкты. Тәрәзәдән кермәсә дә, чәен дә эчте, фотога да төште. Гади Карлсоннар буйга әллә ни түгел, безнеке исә алар арасында Гулливер инде. Исеме Анду. Безгә шулай дәшәргә кушты. Өлкәнрәкләр белән исә Андрей дип таныша.


Андуның иң яратмаган шөгыле – вакытны бушка үткәрү, иң яратканы – чисталык урнаштыру икән. Шуңа да Анду кеше кулы җитә алмаган эшкә алынган: дәү йортларның тәрәзәләрен юа ул.


МОДЕЛЬЛӘРНЕ АЛМЫЙЛАР


Моннан биш ел элек Анду гап-гади төзүче була. Шәһәр белән бәйле яңалыклар белән гел кызыксынып тора. Менә бервакыт махсус Спайдерменнар мәктәбе ачылуы турында ишетеп ала. Аны зур абый-апалар «техник альпинизм» дип атый инде, әмма монда килүчеләрнең күбесе – энтузиастлар, биеклек яратучылар, икенче төрле итеп әйткәндә, күңеле белән Карлсон булучылар. Үзенчәлекле мәктәптә уку өчен медицина комиссиясен үтәргә кирәк, биеклектән курыкмыйсың дигән белешмәң булса гына кертәләр, юкса куркаклар белән сөйләшеп тә тору юк икән. Карлсоннар батальонында гүзәл затлар да юк түгел. Иң төп таләп – авырлык 150 килодан артык булмау. Кием-салым һәм кораллар белән – 200 килога кадәр. Фотомодельләрне дә алырга тырышмыйлар икән, җил белән очып китсә, табуы авыррак, ди. Менә шулай.


ҖЕП КИСҮЧЕ ӘБИЛӘР ОЧРАСА, НИШЛӘРГӘ?!


Альпинизм 8

Яңа танышыбыз сүзгә ачык булып чыкты. Еш кына тәрәзәдән карап утырган әбекәйләр, балакайлар белән чәй эчеп, сөйләшеп алырга ярата икән. Кайвакыт усалрак хуҗалар да очраштыргалый: бер әбекәй шулай, кондиционерга җебең тиеп тора, дип, кисеп төшерә язган. Ярый әле, Андуның өстәмә – авария җебе бар: төп җеп киселсә яки өзелсә, запаскада асылынып каласың икән.


Бу эштә иң мөһиме – ярату. Яратып башкару, яратып аралашу. Мондый төр хезмәт өчен акчасы да яхшы гына түләнә икән: кеше буе җитмәгән, батырлык таләп итә торган эш бит!


Иң авыры – беренче көн, – ди Анду. – Безнең беренче көн – өч көнгә сузылды, эшкә килеп тә, башлый да алмый тордык. Өченчесендә исә, Аллаһка тапшырып, җепләрне суздык та, башладык!


Туганнарыгыз курыкмыймы соң, диябез. Ә ул көлә: «Горурланалар гына!» Шулай булмый тагын...


АСКА ОЧКАНДА


Ә егылып төшүчеләр бармы соң? – дигән сорау тел очына килә. Сорамасаң, яхшырак та булган булыр иде инде, тик кызык бит.


Булмаган, ди. Бар, шактый хәтта. Сәбәпләре күп инде: кемдер ияләшеп китә дә, диккатен югалта һәм... бамс, син җептәге спайдермен түгел, хәрам фарш. Кайберәүләр исә корбан китә: төзүчеләр хата җибәргән була, мәсәлән. Бер дустым шулай төзелештә эшли иде, югары каттагылар янып торган горелканы төшереп җибәрәләр, ә теге бит җептә асылынып тора... Горелка төшә, төшә... Дустымның җебен яндыра һәм т
еге һәлак була. Авыр туфрагы җиңел булсын!


Мондый вакытта ни эшләргә кирәк?


Аска очкандамы? Аска очканда бары тик елмаерга. Догаларыңны укырга. Вакытың калса, якыннарыңа смс «ыргыта» аласың. Башка ни кала тагын? Берни эшли алмыйсың. Иң азыннан соңгы секундларыңны файдалы үткәрәсең...


Альпинизм 5

СЕРЛЕ СУ


Бүлмәгә тәмле исләр тарала. Чәй исеме әллә, дип, пакетикларны да карап килдем. Баксаң, теге Гулливерыбызның чиләгендәге суы шулай аңкый икән.


«Мистер Проппер» ярдәм итәме әллә? – дип елмаям.


Үзебезнекеләрне сатмыйбыз, төрлесеннән була... Әмма яныңда кем генә булмасын, өстән аска юарга кирәк – бу канун.


Сәбәбе аңлашыла да инде, чистарак булсын өчен. Су бит гел аска ага. Шулай сөйләшеп торганда, кузгала башлады безнең яңа таныш:


Ярар, китим инде мин, тиздән кояш бу якка да килеп җитә, ә без кояштан качабыз.


Нигә?


Чөнки кояш астында озаграк торсаң, үзгәрәсең. Кызарасың, бүртенәсең. Авыррак.


Кунак китте. Тәрәзәдән чәчәк исләре аңкып калды. Ә күңелдә бер теләк: «Мәңге яшә, Спайдермен абый. Мәңге яшә, Анду-у-у-у»!


Эльнар БАЙНАЗАРОВ фотолары.


Альпинизм 7


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев