«Башка яктан» подкасты нәрсә турында?
Шәп яңалык! «Ялкын» журналы «Башка яктан» дигән өр-яңа әдәби подкаст чыгара башлады. Биредә белгеч һәм мәктәп укучысы күзлегеннән әдәби әсәрләргә күзәтү ясалачак. Беренче чыгарылыш Һади Такташның «Алсу» поэмасына багышланган. Кунаклар исә – Халисә Ширмән һәм Әмирхан Исхаков! Подкастның алып баручысы – Алсу Касыймова!
Бу әсәре белән Такташ нәрсә әйтергә теләгән? Ни өчен автор Алсуны көнли? Газзә кем ул: кызмы яисә малаймы? Поэма шигырьдән нәрсәсе белән аерылып тора? «Алсу» кемнең прототибы? Әлеге һәм башка кызыклы сорауларга җавапны «Башка яктан» подкастының беренче чыгарылышыннан эзләп табарбыз!
«Өч шагыйрь – Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй бергә җыелышып утырган вакытта, гаилә кору, өйләнү турында сүз куерталар. Иң беренче очраган кызга тәкъдим ясарга карар кылалар. Икесе кайтканда ук бу сүзләрне оныта, ә Һади үз сүзендә тора торган кеше була. Ул каршына очраган бер кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Гөлчирә үзе дә бик чая була, ризалаша. Ул бу хәлне тулай торактагы дус кызларына сөйли, ләкин алар ышанмый. Шуннан соң Һади Такташ килеп, кызны кияүгә алып китә.
Яшь гаиләнең Рафаэль исемле уллары дөньяга килә. Гөлчирәнең югары белем алу теләге бик көчле була һәм ул еш кына бу турыда иренә әйтә торган була. Һади Такташ аны Казанда гына укырга күндермәкче була, ләкин кызның Мәскәүдә белем аласы килә. Шулай итеп, кечкенә баласын Такташка һәм әти-әниләренә калдырып, ул икенче шәһәргә белем алырга китә. Ике арада хатлар йөри. Гөлчирә еш кына үзенең уңышлары белән бүлешә торган була. Берзаман Такташның сөйгәне хатларга җавап бирми башлый. Бер хатында Һади: «Рафаэль белән барысы да яхшы. Тиздән кыш җитә. Мин сиңа туныңны җибәрермен», – дигән хат яза. Берничә айдан соң Гөлчирә тунын киеп, Казанга кайта һәм улларын үзе белән алып, икенче җиргә күченә. Ул башка ир-атка китә. Һади Такташ үзенең «Алсу» поэмасында нәкъ менә беренче хатынын, ягъни Гөлчирәне сурәтләгән, дигән сүзләр йөри».
Подкастны биредәге QR-код аша карарга була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев