17 февраль көнне «Сәләтле җәй - 2025» һәм «Сәмрух» ел премиясен тапшыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин, «Сәмрух» премиясе финалисты Сөләйман Мөхәммәтҗанов һәм блогер, күп еллар «Сәләт» сменаларында катнашкан Алинә Гималтдинова катнашты.