Татар телен популярлаштыруга өлеш кертүчеләр саны шактый, ләкин шулар арасында яшьләрнең дә күп булуы – аеруча шатландыра. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар факультетында белем алучы студентлар укудан тыш татар телендә төрле проектлар әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әйдәгез, шуларның берничәсе белән танышыйк.