Кызганычка, бу дөньяда безнең сәламәтлеккә зыян салырдай факторлар бик күп. Аларның шактые организмны эчтән зарарласа, икенчеләре кешенең тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләргә сәбәпче була. Менә бер мисал: урамда пеләш кызны очраттыгыз ди. Сезнең беренче уегыз нинди булачак? Мөгаен күпләр «анда рак» яисә «фрик, чәчләрен кырып ташлаган» дип нәтиҗә ясыйдыр. Әмма чәчләр коелуга китерә торган тагын бер авыру бар, ул – алопеция.